news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан волонтерларын 8 Март белән котлады

Чарада кичә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда катнашкан Хөрия Халитова да бар иде.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан волонтерларын 8 Март белән котлады
https://tatarstan.ru

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика волонтерлары белән очрашты. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итә.

Чарада республика җитәкчесе волонтерлар хәрәкәте вәкилләрен якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.

Очрашуда шулай ук #Без бергә акциясенең көмеш волонтеры Хөрия Халитова катнашты, ул кичә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда булган иде.

«Дәүләт башлыгының гади итеп, барысын да кызыксынып һәм игътибар белән тыңлавы, киңәшләр бирүе бик күңелле», — диде Рөстәм Миңнеханов кичә Россия Президенты катнашында узган чара турында.

Татарстан волонтеры ТР Президентына Covid-19 пандемиясе чорында үзе катнашкан проектлар турында сөйләде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100