news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин Татарстан волонтерына Миңнехановны туган көне белән котларга тәкъдим итте

Татарстан пенсионеры дәүләт башлыгына пандемия вакытында үткәрелгән ирекле ярдәм итүчеләрнең проектлары турында сөйләде.

Путин Татарстан волонтерына Миңнехановны туган көне белән котларга тәкъдим итте
Kremlin.ru

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Татарстан волонтерына республика җитәкчесе Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котларга һәм ирекле ярдәм итүчеләр мәсьәләләре буенча фикер алышырга тәкъдим итте. 

Татарстан пенсионеры Хөрия Халитова РФ Президенты Владимир Путинның бүген «Без бергә» акциясендә катнашучылар белән очрашуында дәүләт башлыгына пандемия вакытында ветераннарга күрсәткән ярдәм турында сөйләде.

«Сез шундый зур хезмәт башкарасыз, һәм ул хуплау, ярдәм итү өчен өчен лаеклы эш», — диде Владимир Путин. Ул күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән сөйләшкәнен һәм аны туган көне белән котлавын да әйтте. 

«Сез аңа шалтыратмадыгызмы, котламадыгызмы? — дип сорады Путин. — Шалтыратыгыз аңа, котлагыз. Аңа бик күңелле булачак. Сез якын арада әзерли торган проектлар буенча фикер алышыгыз, ул сезне хуплар дип ышанам. Сезгә җайлырак булсын өчен, аның ярдәмчеләре сезнең белән элемтәгә керер, сез аны туган көне белән котларсыз, ә ул сезнең эш барышында сезгә ничек ярдәм итү турында уйлар».

Бүген Владимир Путинның «Без бергә» акциясендә катнашучылар белән очрашты

news_right_1
news_right_2
news_bot