news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин үтенече буенча, Казан волонтеры Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады

Татарстан Президенты хатын-кыз волонтерлар белән очрашты, аларны 8 Март белән котлады.

Путин үтенече буенча, Казан волонтеры Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады
https://tatarstan.ru

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). #Без бергә акциясе волонтеры Хөрия Халитова Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны узган туган көне белән котлады. Элегрәк аңа котлау тәкъдимен дәүләт башлыгы Владимир Путин әйткән иде.

ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, волонтер Казан Кремлендә тантаналы чара вакытында республика җитәкчесен котлаган.

«Татарстан Президентын туган көне белән котлады микән, дип күп кеше сорый. Котлады», — диде Галимова.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика хатын-кыз волонтерлары белән очрашты, аларны 8 Март белән котлады.

Очрашуда катнашучы Хөрия Халитова элегрәк Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда булган иде. Президент Татарстанда ирекле ярдәм күрсәтүчеләр хәрәкәте үсешен югары бәяләде. Әңгәмә вакытында Путин аңа шушы көннәрдә Миңнеханов үзенең туган көнен билгеләп үткәнен искә төшерде.

«Сез аңа шалтыратмадыгызмы, котламадыгызмы? — дип сорады ул. — Аңа шалтыратыгыз, котлагыз. Аңа бик күңелле булачак. Аның белән якын арада әзерләнгән проектлар буенча фикер алышыгыз, ул сезгә ярдәм итәр дип ышанам». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100