news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгында тикшерү үткәрергә кушты

ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләре Татарстанның дәүләт хисабына финанслана торган «Сәләт» фонды эшендә 2 миллион сумлык хокук бозу фактын ачыклады.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгарда яшьләр форумы үткәч ачыкланган хокук бозу очракларыннан соң республика Яшьләр эшләре министрлыгында тикшерү үткәрергә кушты. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Премьер-министр Алексей Песошинга коррупциягә каршы тикшерү барышында ачыкланган хокук бозу фактлары буенча Яшьләр эшләре һәм Урман хуҗалыгы министрлыкларында тикшерү үткәрергә йөкләмә бирде», - диде Галимова.

ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе хезмәткәрләре элегрәк Татарстанның дәүләт хисабына финанслана торган «Сәләт» фонды эшендә 2 миллион сумлык хокук бозу фактын ачыклаган иде. Аерым алганда, Биләрдә яшьләр форумын үткәрү өчен документларда күрсәтелгәннәренә караганда күпкә арзанрак палаткалар бирелгән булган.

Ул чагында фондта тәэмин итүче мәйданчыкка тендерда күрсәтелгән палаткаларны түгел, ә башкаларны китерде дип җавап бирделәр. Шуңа күрә палаткаларны тиз арада алыштыру мөмкинлеге булмаганлыктан башкалары кулланылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100