news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Премьер-министры диспансеризация үткәрү өчен районнарга чыгу планын расларга кушты

Алексей Песошин демографик хәле мактанырлык булмаган районнар белән эшкә игътибар юнәлтергә кушты.

ТР Премьер-министры диспансеризация үткәрү өчен районнарга чыгу планын расларга кушты
prav.tatarstan.ru

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Күчмә поликлиника» белән диспансеризация үткәрү өчен районнарга чыгу планын әзерләргә кирәк. Бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында әйтте.

«"Күчмә поликлиника”ның 2019 елгы эш тәҗрибәсе нәтиҗәлелеген һәм аларга ихтыяҗ зур булуын күрсәтте», — диде ул. Муниципаль районнарга чыгу буенча атналык планнарны раслауны һәм Хөкүмәткә бу хакта хисап тотуны сорады.

Алексей Песошин демографик вазгыятьтә негатив тенденцияләре булган районнар белән эшкә игътибар юнәлтергә кушты. Республиканың әйдәп баручы медицина үзәкләрен беркетү эшен дәвам иттерергә, телемедицина консультацияләрен актив кулланырга кирәк, диде.

«Диспансеризациянең еллык планы үтәлеше җитди мәсьәлә. 677 мең кешегә диспансеризация планлаштырылган иде, бүгенгә 107,5 мең диспансеризация үткәрелгән. Сан гына түгел, сыйфат та кирәк. Нәтиҗәсе кешеләрнең гомерләрен коткарып калу булырга тиеш. Коронавирус инфекциясе шартларында диспансеризациядә санитар нормалар һәм таләпләр катгый үтәлергә тиеш», — диде Премьер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100