news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы 10 августка төзелеп бетә

Яңа корпусның гомуми мәйданы 1700 квадрат метр тәшкил итә.

Алексей Песошин: Йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы 10 августка төзелеп бетә

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы 10 августка файдалануга тапшырылырга тиеш. бу хакта ТР Премьер-министры Алексей Песошин Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында әйтте.

«Безгә йогышлы чирләрне дәвалау өчен ятак урыннар фондын җитәрлек күләмдә әзерләргә, шулай ук, эпидемиологик хәл катлауланса һәм ОРВИ, грипп белән авыру чорында өстәмә урыннар хәстәрләргә кирәк. Йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы ачылуын көтәбез», — диде Хөкүмәт җитәкчесе.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә төзелгән яңа корпусның гомуми мәйданы 1700 квадрат метрдан артык. Ул 232 ятак урынга исәпләнгән, аеруча куркыныч инфекцияләр таралыш алса, 504 урын әзерләнә ала. Төзелешне 10 августка төгәлләү планлаштырылган.

Алексей Песошин республикада профилактика өчен шәхси саклану чаралары резервы гел яңарып торырга тиешлеген әйтте. Халык үлеменә каршы көрәш планына төзәтмәләр кертергә кушты. Прививка кампаниясе планын оператив рәвештә расларга күрсәтмә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100