news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин медицина тармагында тукталып торган эшне кире кайтарырга кушты

Ул пандемия аркасында планлы эшне үзгәртү мәҗбүри чаралар булганын искәртте.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры Алексей Песошин медицина тармагында тукталып торган эшне кире кайтарырга кушты. Бу хакта ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында сөйләде.

«Планлы медицина ярдәмен, диспансеризацияне, реабилитацияне туктатып тору коронавирус таралуны кисәтү өчен мәҗбүри чара булды. Бүтәнчә эш итә алмадык. Бүген Сәламәтлек саклау министрлыгына планлы медицина ярдәмен этаплап кире кайтару, диспансеризация, тернәкләндерү хезмәтләрен элекке күләмнәргә кайтарырга кирәк», — диде Хөкүмәт рәисе.

Ул гомерләренә куркыныч янаган төркемдә булган пациентларга, йөрәк-кан тамырлары авырулары, шикәр чире белән авыручыларга аеруча игътибар юнәлтүне сорады. «Демография» илкүләм проекты буенча йогышлы авырулардан үлемне киметү, халыкның гомер озынлыгын арттыру бурычы торганын искәртте. «Диспансеризация бу нисбәттән зур әһәмияткә ия», — диде.

Алексей Песошин коронавирус пандемиясе чорында медицина системасында төп басым шушы вирус белән көрәшкә ясалганын, учреждениеләр үзгәртеп корылганын, төрле профилле белгечләр шушы эшкә җәлеп ителгәнен билгеләп узды. «Нәтиҗәдә, госпитализацияләр һәм сырхауханәләргә бару 20 процентка, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү дә кимеде. 1600 ләп кеше планлаштырылган ярдәмне ала алмады», — диде.

«Пандемия сәламәтлек саклау системасы өчен сынау булды, һәр белгечнең халык сәламәтлеге сагында торуы никадәр җаваплы хезмәт булуына тагы бер кат инандык. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Хөкүмәт исеменнән башкарылган хезмәт өчен сәламәтлек саклау системасының барлык хезмәткәрләренә рәхмәтемне җиткерәм», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100