news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда үпкә ялкынсынулары очраклары ике тапкыр арткан

Марина Патяшина барлык пневмония очракларына лабораториядә расшифровка үткәрелергә тиешлеген искәртте.

Татарстанда үпкә ялкынсынулары очраклары ике тапкыр арткан

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда пневмонияләр саны, 2019 елга караганда, ике тапкыр арткан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтте.

«Компьютер томографиясе алымы белән ачыклау нәтиҗәсендә, республикада, гомумән, ил буенча пневмонияләр саны ике тапкыр артты. Барлык пневмонияләр коронавируска тикшерелә. Ә үпкә ялкынсынуын кузгатучы башка факторларны — бактериялар, гөмбәләрне, башка вирусларны онытабыз. Быел бактериаль пневмонияләр ике тапкыр кимеде, 12 процент тәшкил итә», — диде. 

«Рәсми мәгълүмат белешмә буенча, быел беренче яртыеллыкта 9 муниципаль берәмлектә — Мөслим, Аксубай, Буа, Апас, Питрәч, Алексеевск, Мамадыш, Әгерҗе, Лаеш районнарында хастаханәдән тыш (внебольничная пневмония - Т.И. искәрмәсе) үпкә ялкынсынуларына лабораториядә расшифровка үткәрелмәгән», — диде Патяшина. 

Ул барлык статистика теркәлеп барырга тиешлеген әйтте, бу эшне көндәлек режимда уздыруны сорады.

Май уртасыннан компьютер томографиясе актив кертелгәч, җиңелчә формадагы пневмония күрсәткечләре күбәйгән. Аларның саны дүрт тапкыр арткан. Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, атна саен томография нәиҗәсендә 600 пневмония диагнозы куела. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100