news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов коронавируска даими рәвештә тест уза

Президент коронавирус профилактикасы буенча барлык тиешле процедураларны үтеп тора.

Рөстәм Миңнеханов коронавируска даими рәвештә тест уза
архив tatarstan.ru

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов коронавируска даими рәвештә тикшеренә. Бу хакта онлайн брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

Ул Республика йогышлы авырулар хастаханәсеннән дүрт кеше сәламәтләнеп чыкканын хәбәр итте. Лилия Галимова сүзләренчә, ятак урыннар җитмәве турында хәбәр дөреслеккә туры килми. Барлык бүлекләрдә урын җитәрлек булуын әйтте. Чит илдән кайткан 10 меңләп кеше изоляциядә булганын билгеләп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100