news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда коронавирус белән авыручы дүрт кеше сәламәтләнгән һәм хастаханәдән чыгарылган

«Табиблар эшчәнлеге һәм кешеләрнең изоляциясе нәтиҗәсендә вирус таралуы күзәтелми», — диде Лилия Галимова.

Казанда коронавирус белән авыручы дүрт кеше сәламәтләнгән һәм хастаханәдән чыгарылган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус белән авырган дүрт кеше сәламәтләнеп, Республика йогышлы авырулар хастаханәсеннән чыгарылган. Бу хакта онлайн брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйтте.

«Табибларга рәхмәт. Аларның эшчәнлеге һәм кешеләрнең изоляциясе нәтиҗәсендә вирус таралуы күзәтелми. Хәтта дүрт кеше сәламәтләнде», — диде ул.

Лилия Галимова ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның 65 яшьтән олыларга азык-төлекне өйләренә китерү турында күрсәтмәсен искәртте. «Бу категорияне сакларга кирәк. Волонтерлар ризыкны өлкәннәргә илтә. Битараф булмаганнарны берләшергә өндибез. Коронавирус таралуны булдырмау буенча штаб та өлкән яшьтәгеләр белән очрашуларны чикләргә өнди», — диде.

  • Татарстанда Covid-19 белән авыруның 19 очрагы ачыкланган иде.
news_right_1
news_right_2
news_bot