news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Путин: Коронавирус эпидемиясе аркасында эшләми торган көннәр кыскарырга да мөмкин

«Вазгыять ничек баруга карап, өстәмә карарлар кабул итәчәкбез. Вазгыять мөмкинлек бирсә, эшләми торган көннәрне кыскартырга да мөмкинбез», — диде Президент.

Путин: Коронавирус эпидемиясе аркасында эшләми торган көннәр кыскарырга да мөмкин
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавирус эпидемиясе аркасында эшләми торган көннәр кыскарырга да мөмкин. Бу хакта бүген ил халкына яңа мөрәҗәгатендә Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

РФ Президенты, Covid-19 таралу белән бәйле рәвештә, Россиядә эшләми торган көннәр 30 апрельгә кадәр озайтылачагын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, халык сәламәтлеген саклау, куркынычсызлыкны тәэмин итү зур әһәмияткә ия.

«Вазгыять ничек баруга карап, өстәмә карарлар кабул итәчәкбез. Вазгыять мөмкинлек бирсә, эшләми торган көннәрне кыскартырга да мөмкинбез», — диде Путин.

Чикләүләр кертелгән режим кысаларында, хакимият органнары, өзлексез производство предприятиеләре, медицина учреждениеләре, даруханәләр, көнкүреш өчен беренче кирәк-ярак товарлар кибетләре, тормышны тәэмин итү хезмәтләре эшләвен дәвам итәчәген әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot