news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Казанда «Союзмультпарк» анимация мәктәбен ачты

Яңа мәктәптә балаларны төрле стильләрдә һәм техникаларда анимация булдыру серләренә төшендерәчәкләр.

Миңнеханов Казанда «Союзмультпарк» анимация мәктәбен ачты
tatarstan.ru

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Союзмультпарк» тематик паркын ачуда катнашты.

Ясалма интеллект һәм 3D-анимация ярдәмендә балалар классик һәм яңа мультфильмнар геройлары белән аралаша алачак. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Яңа мәктәптә балаларны төрле стильләрдә һәм техникаларда анимация булдыру серләренә төшендерәчәкләр, сәхнә сәнгате нигезләре, режиссура, редакторлау, декор ясау, тавышландыру, оператор эше буенча укытачаклар.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Казанның «Салават күпере» микрорайонында «Бионика» 188нче лицейны ачты.

news_right_1
news_right_2
news_bot