Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм Миңнеханов «Салават күпере» микрорайонында яңа лицей ачты
«Балаларыбыз яхшы шартларда белем алырга тиеш. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар», - диде Президент.

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Салават күпере» микрорайонында «Бионика» 188 нче лицее ачылышында катнашты.
«Бүген зур тантана. Бик матур мәктәп. Сигез 1 нче класс укырга бара. 1224 балага исәпләнгән зур проект. Балаларыбыз яхшы шартларда белем алырга тиеш. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар, күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышында.
Ул «Салават күпере»ндә заманча мәктәп барлыкка килүе сөенечле вакыйга булуын әйтте. «Балалар куаныч кына китерсен. Балалар ул — безнең киләчәк. Тырышыгыз, бишлеләргә укысагыз, тагы да яхшырак булачак», — дип теләген җиткерде Президент.

«Балаларыбыз сөенеп укысын, яңа уку елы шатлык кына китерсен. Традиция буенча Казанда яңа мәктәпләр ачыла. 5 ел элек „Салават күпере“ микрорайонына беренче кирпеч салынды, шул вакыт эчендә 19 мең кеше өй туе уздырды, балаларга яшәү урыны буенча уку, үсеш өчен мөмкинлекләр тудырылуы шатландыра — концерт залы, бассейн, мәктәп рестораны, лаборатория дә бар», — диде Казан мэры Илсур Метшин тәбрикләү чыгышында.
Лицей директоры Эльвира Рәсүловага лицейның матди-техник базасын ныгыту өчен сертификат тапшырылды. «Сез балаларны тәрбияләүгә зур игътибар бирәсез. Без сезгә балаларга шундый заманча мәктәптә уку мөмкинлекләре тудырылган өчен рәхмәтебезне белдерәбез», — диде ул.

Тантаналы чарада шулай ук ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты. Барлык кунакларны 1 нче сыйныф укучылары шигырьләр укып каршы алды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз