news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тавыш биргәннән соң, Путинга барлык сайлаучыларга бирелә торган бүләкләр тапшырылды

Россия Президенты Владимир Путин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты.

Тавыш биргәннән соң, Путинга барлык сайлаучыларга бирелә торган бүләкләр тапшырылды
http://kremlin.ru

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путинга, тавыш биргәннән соң, барлык сайлаучыларга да тиешле булган бүләк җыелмасын бирделәр. Бу хакта РИА Новостига сайлау участогында хәбәр иттеләр.

Чәршәмбе көнне Путин Россия Фәннәр академиясендә 2151нче сайлау участогында РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде.

«Әйе, аңа барлык сайлаучыларга да бирелгән кебек, тиешленең барысын да бирделәр», — дип хәбәр итте участок хезмәткәре, Президентка приз алу өчен билет бирделәрме, дигән сорауга җавап биреп.

Тавыш биргәннән соң, мәскәүлеләр ручка, значок, беләзек, календарь һәм » Миллион призлар» программасы билеты кергән җыелма ала. Анда товарларга һәм хезмәтләргә түләү өчен сертификат отарга мөмкин.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән иде, ләкин аннан соң ул илдә коронавирус эпидемиясе аркасында кичектерелде. Соңрак РФ Президенты Владимир Путин яңа тавыш бирү датасы — 1 июль турындагы указга кул куйды. Эпидемиологик хәлне һәм халыкның куркынычсызлыгын исәпкә алу зарурилыгы аркасында, россиялеләр 25 июньнән 1 июльгә кадәр тавыш бирә алачак, дигән карар кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100