news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов районнар башлыкларына сукбай хайваннарны аулау эшен оештырырга кушты

2021 елның 1 кварталында гына да республикада хуҗасыз хайваннардан 1 196 кеше зыян күргән.

Миңнеханов районнар башлыкларына сукбай хайваннарны аулау эшен оештырырга кушты

(Казан, 1 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов районнар башлыкларына хуҗасыз хайваннарны аулау һәм аларны приютларга урнаштыру эшен оештырырга кушты. Моның өчен Татарстан Хөкүмәте муниципальара учреждениеләрне формалаштырачак. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов Осиново авылында булган хәлгә аерым тукталды, анда бер төркем эт 11 яшьлек балага һөҗүм иткән. Малайга операция ясадылар, хәзер ул реанимациядә ята.

«Президент районнар башлыкларына тиешле хезмәтләр белән берлектә караучысыз хайваннарны аулауны оештыруны һәм аларны приютларга урнаштыруны катгый йөкләде. Кешеләрнең, бигрәк тә соңгы вакытта даими рәвештә хуҗасыз хайваннарның корбаннары булучы балаларның гомере өчен куркыныч тудырырга ярамый», — диде Галимова.

Аның сүзләренчә, системалы эшне оештыру өчен муниципальара приютлар булдырылачак, бу эш өчен республика Хөкүмәте җавап бирәчәк.

2021 елның 1 кварталында гына да республикада караучысыз хайваннардан 1 196 кеше зыян күргән. Бу медицина учреждениеләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең статистикасы. Хуҗасыз хайваннардан зыян күрүчеләрнең мөрәҗәгатьләре саны 20 районда, барыннан да бигрәк республиканың алты районында арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100