news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Осиновода сукбай эт тешләгән бала реанимациядә ята, ул үз аңында

Әлеге вакыйгадан соң җинаять эше ачылган.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте Осиновода эт тешләгән баланың хәле турында хәбәр итте.

«Малайга операция ясадылар, ул хәзер реанимациядә, үз аңында. Хәле авыр, әмма тотрыклы», — дип искәрттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Кичә Осиново бистәсендә 11 яшьлек малайга сукбай эт һөҗүм иткән. Малайны авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.

Бу вакыйгадан соң җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot