news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Оештыручылар фикеренчә, “Татарча диктант” китап укуга кызыксыну уята ала

Кагыйдәләрне һәм кыен язылышлы сүзләрне алдан әйтеп кую әлеге әсәрләрне укырга да этәргеч булыр иде, дип саный галимә Гөлназ Мөгътәсимова.

Оештыручылар фикеренчә, “Татарча диктант” китап укуга кызыксыну уята ала
Султан Исхаков

(Казан, 18 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). “Татарча диктант” чарасында язылачак текстларны җәмәгатьчелеккә алдан тәкъдим итү объективлыкны югалтмый, киресенчә укучыда кызыксыну уятырга мөмкин. Бу хакта бүген журналистларга “Татарча диктант” акциясен оештыручылар әйтте.

“Диктант язарга килүчеләр арасында күптәннән мондый төр сынауларда катнашмаган әбиләр, кулына фәләнчә еллар ручка тотмаган кешеләр бар. Интернетта кыскартылма сүзләр белән генә аралашучы яшьләр дә язып карый аны. Татарчасын оныткан, соңгы елларда гына татарча язып карамаган кешеләр дә килә. Кагыйдәләрне һәм кыен язылышлы сүзләрне алдан әйтеп кую – әлеге әсәрләрне укырга да стимул булыр иде. Диктант тексты эленеп кую әле ул берни аңлатмый. Әгәр кулың балавыз сүзен ун тапкыр язып карамаган икән, син әле аны дөрес язасың дигән сүз түгел. Әйтик, диктантны язарга гомер буе саннар белән эш итүче хисапчы килә, ди. Бу бит аңа бик зур плюс”, - диде КФУ доценты Гөлназ Мөгътәсимова.

Галимә шулай ук узган ел авырлык тудырган сүзгә дә туктап узды.

“Чәкчәк сүзе гап-гади сүз кебек, әмма аны күпләр сызыкча аша язды. Бу дәрәҗәдә шпаргалка бирү безгә – укытучыларга, татар журналистларына көлке тоелыр, әлбәттә. Әмма бу киң җәмәгатьчелек өчен бер дә артык түгел”, - диде Гөлназ Мөгътәсимова.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100