news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Өч журналистка Әлмира Әдиятуллина исемендәге беренче премия тапшырылды

Премия ияләре - Мөслимә Шәфыйк, Вәсилә Рәхимова һәм Рәшит Минһаҗ.

Өч журналистка Әлмира Әдиятуллина исемендәге беренче премия тапшырылды
Фәрит Мифтахов Вәсилә Рәхимовага Әлмира Әдиятуллина исемендәге премия тапшыра
Салават Камалетдинов

Бүген өч журналистка - Мөслимә Шәфыйкка, Вәсилә Рәхимовага һәм Рәшит Минһаҗга Әлмира Әдиятуллина исемендәге беренче премия тапшырылды.

Унар мең сум күләмендәге акчалата премияләрне Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, хәйрияче Фәрит Мифтахов «Ярдәм» мәчетендә Әлмира Әдиатуллинаны искә алу чарасында тапшырды.

Былтыр Әлмира Әдиятуллина вафатыннан соң Фәрит Мифтахов дини тормыш турында актив язучы журналистларга Әлмира Әдиятуллина исемендәге премия булдыру теләген белдергән иде. Бүген ул бу премияне үзе тапшырды.

Фәрит Мифтахов Әлмира Әдиатуллинаны искә алу чарасында әлеге премиянең киләсе елда да буласын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100