news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмира Әдиатуллинаны искә алу чарасында «Фидакарь мөслимә» китабы тәкъдим ителде

Әлмира Әдиатуллинаның елы ашы «Ярдәм» мәчетендә булды.

Әлмира Әдиатуллинаны искә алу чарасында «Фидакарь мөслимә» китабы тәкъдим ителде
Салават Камалетдинов

Бүген «Ярдәм» мәчетендә Вәсилә Рәхимованың журналист, җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиатуллинага багышланган «Фидакарь мөслимә» китабы тәкъдим ителде.

Китапны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү һәм тарату Әлмира Әдиатуллинаны искә алу чарасында оештырылды. Ул узган елның 27 июлендә 81 яшендә вафат булган иде. Китап авторы Вәсилә Рәхимова дүрт бүлектән торган 180 битле басмасы турында «Татар-информ» журналистына сөйләде.

«Беренче бүлеккә Әлмира апаның хезмәттәшләре, аның белән иҗтимагый хәрәкәттә халыкка хезмәт иткән галимнәр, тарихчылар, җәмәгать эше активистлары үзләренең хатирә-истәлекләре белән уртаклашты», - диде Вәсилә Рәхимова.

Беренче бүлектә истәлекләр белән уртаклашучылар арасында Казан федераль университеты профессоры Ринат Нәбиев, Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллин, Татарстанның Халык укытучысы Камәрия Хәмидуллина, тарихчы Тәэминә Биктимирова һәм башкалар бар.

Китапның икенче өлешендә Әлмира Әдиатуллина кызының, туганнарының моңарчы басылмаган истәлекләре урын алган. Өченче бүлеккә «Мөслимә» газетасында басылган сайланма мәкаләләр кергән. «Монда Әлмира апаның халыкка мөрәҗәгате формасында язылган әдәп-әхлак, милләт сагы турында язмалары керде», - диде китап авторы.

Вәсилә Рәхимова сүзләренчә, Әлмира Әдиатуллина өч китап чыгарып калдырган. Соңгысы бер генә нөсхәдә басылган. Анда аның республика җитәкчеләренә халык зарын ишеттереп язган мөрәҗәгатьләре, дәүләт органнары белән язышкан хатлары, истәлекле фотографияләре тупланган булган. «Фидакарь мөслимә» китабының дүртенче өлеше Әлмира Әдиатуллинаның соңгы китабыннан алынган фотодокументлардан тора. «Бу тарих өчен кирәк», - диде Вәсилә Рәхимова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Вәсилә Рәхимова «Фидакарь мөслимә» китабын нәшер итәргә ярдәм кулы сузганнары өчен Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдиновка һәм «Ярдәм» хәйрия фонды рәисе Илдар хәзрәт Баязитовка рәхмәтен җиткерде.

  • Әлмира Әдиатуллинаның исем-фамилиясе төрле чыганакларда төрлечә язылган. Әлеге хәбәрдә без аның исем-фамилиясен үз кулы белән язылган документтагыча бирдек.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100