news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурия Хашимова абыстайларга: Интернетка фикер чыгарыр алдыннан галимнәр белән киңәшегез

Нурия Хашимова абыстайларга: Интернетка фикер чыгарыр алдыннан галимнәр белән киңәшегез
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе карамагындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова «Советлар Берлегендә мөселман уку-укытуы һәм мәгърифәтчелек» IX Гомумроссия фәнни-дини җыелышына килгән абыстайларга мөрәҗәгать итте. Ул, интернетка «акыллы фикер» чыгарыр алдыннан, дин белгечләре белән киңәшләшергә чакыра.

«Безнең абыстайлар хезмәтләрен тырышып башкара. Без алар белән еш очрашып торабыз. Алар үзләренең хезмәтләрен тырышып башкара. Без сезнең белән бер юнәлештә эшләргә тиеш. Күреп торасыз: хәзер интернетта бик күп ялган мәгълүмат, юнәлешләр бар. Безнең Диния нәзарәте, галимнәребез бар,мөфтиебез бар. Алар белән киңәшләшкәннән соң гына акыллы фикерләрегезне интернетка чыгарыгыз. Бер-беребезне тыңлап, хөрмәт итеп, милләтебез, илебез өчен матур итеп эшләргә чакырам», – дип сөйләде ул.

Нурия Хашимова хөкүмәтебез тарафыннан дин, тел, әхлак, гореф-гадәтләрне саклар өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылуын ассызыклады. Һәрдаим мәчетләр ачылу, төзекләндерелүне, мәдрәсәләрнең актив эшен искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100