news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрид хәзрәт Сәлмән: Советлар чорындагы остазлар - безгә үрнәк

Фәрид хәзрәт Сәлмән: Советлар чорындагы остазлар - безгә үрнәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрид хәзрәт Сәлмән сүзләренчә, СССР вакытында динне саклап калуга зур өлеш керткән остаз, абыстайлар бүгенге дин белгечләре өчен үрнәк.

«Советлар чорында дәүләт динне этеп куйса да, дини халык үз эчендә кайнаган, чистарынган һәм фикер үсеше булган. Әйе, мәчет, мәдрәсәләр ябылган, әмма халык надан калмаган, чөнки укытучылар булган. Гыйлем халыкка барган, дин киңәйгән үсеш алган. Шуңа бүгенге көндә нигезебез бар. Остабикә, остазлар өйрәтмәгән булса, бүгенге көндә Диния нәзарәте, Болгар ислам академиясе, Россия ислам институты булмас иде. Остазлар җилкәсендә йөк олы булган. Алар безгә үрнәк», - дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул уку-укытуның диннең нигезе булуын ассызыклады. «Советлар берлегендәге мөселман халыкларында, бигрәк тә татарларда, гыйлем ияләре һәрвакыт аерым урында торган. Татар халкы Коръәннең саф өйрәтмәсе, таләпләре белән эш тоткан. Уку-укыту мәсьәләсендә остабикә, абыстайларның урыны олы. Остабикәләр институты татар халкына хас һәи ислам диненә туры килә торган күренеш», - диде ул.

Бүген «Корстон» үзәгендә «Советлар Берлегендә мөселман уку-укытуы һәм мәгърифәтчелек» IX Гомумроссия фәнни-дини җыелыш уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100