news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурфия Йосыпова Рәмис Аймәт иҗаты турында: Шигырендә лирик герой ялгызлыктан гаҗизләнә

Нурфия Йосыпова Рәмис Аймәт иҗаты турында: Шигырендә лирик герой ялгызлыктан гаҗизләнә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булды. КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Йосыпова әлеге кичәдә Рәмис Аймәтнең яңа чыккан китабы турында фикерен әйтте.

«Рәмис Аймәтнең иҗатында аның бөтен шигырьләрен бәйләп торган лирик герой бар, ул ялгыз. Күп шигырьләрендәге лирик герой ялгызлыктан гаҗизләнә. Мәхәббәттә дә, җәмгыятьтә дә бәхет таба алмый, шушы бәхетне эзләп, ул хыялга юл ала. Рәмис Аймәт – бүгенге татар поэзиясендә фикер колачы, сәнгати үзенчәлекләре, жанр мөмкинлекләре белән үзенчәлекле урын тота», - дип бәяләде ул кичәдәге чыгышында.

Аның әйтүенчә, Рәмис Аймәт күңел лирикасына мөнәсәбәтле шигырьләр дә иҗат итә, гражданлык лирикасы да бар, фәлсәфи уйланулар белән баетылган үрнәкләр, публицистика поэзия үрнәкләре дә бар, истәлекләр дә яза. «Аның поэзиясендә татар шигъриятендә мәңгелек илһам чыганагы булган туган җир, туган як, мәхәббәт, әти-әни, туган телгә булган мөнәсәбәт, милләт язмышы, борчылу һәм сызлану объектына әйләнә. Шуңа да Рәмис Аймәт иҗатында сызлану һәм чарасызлык шигырьләрен үтәли кисеп бара», - ди ул.

«Рәмис Аймәт сызлануны һич кенә дә татар поэзиясендә моңа кадәр кулланылган алымнар белән җиткерми, ул аны татар укучысына җиткерү өчен яңа образлар, алымнар уйлап таба. Шуның белән ул татар поэзиясендә үз сукмагын, юлын сала. Рәмис Аймәтнең шигырьләрендә «кызыл җеп» булып сызылган бер үзенчәлек бар: ул кеше җаны, рухының аң-акыл белән җиткереп булмаслык чикләренә үтеп керә. Кеше җанының бөеклеге, биеклеге турында җырлый», - диде галимә.

Нурфия Йосыпова Рәмис Аймәтнең китабы шагыйрьнең берничә юнәлештәге иҗат үрнәкләрен туплавын әйтте. «Аерым бер үрнәкләрдә ул милләт язмышы, бүгенге татар халкының халәте, туган теленә булган мөнәсәбәте турында сөйли. Шәхси кичерешләре белән дә уртаклаша. Аерым үрнәкләрдә: «Кешенең яшәү мәгънәсе нәрсәдә соң? Без дөрес юлдан барабызмы? Бару юлы кайда соң?» – дигән сорауларга җавап эзли. Шуларның бөтенесен дә китапның исеменә чыгарылган «Мәңгелек сагыш» мотивы бергә туплый», - ди ул.

«Рәмис Аймәтнең лирик герое ни өчен сагышлана? Бу сагышның сәбәбе беренче шигырендә үк ачылып китә. Шигырьдә «егылма, сыгылма, түз» дип, татар сүзенә, шигърияткә мөрәҗәгать итеп, ул хакыйкатьнең үзе булган «сүз»нең бүгенге көндә кадере китү турында сөйли. Татар кешесе, яшь буынның рухи кыйммәтләргә мөнәсәбәте турында уйлана. Әлеге сүз, поэзия нинди булырга тиеш? «Сүз»не ул шулкадәр зур югарылыкка күтәрә. Бу югарылыктагы «сүз»нең дә кадере китү турыдан-туры аның сызлануы, мәңгелек сагышының сәбәбе булып ачыла», - диде галимә.

Галимә сүзләренчә, Рәмис Аймәт юкка гына сагыш мотивын китап исеменә чыгармый. «Шуңа мөнәсәбәтле, ул кешелек дөрес юлдамы дип, уйлана башлый. Кешелекнең бер көнлек фани дөньяда «яшәү» дигән олы юлда упкын алдында торуы һәм үзенең сүзләре белән әйткәндә «битарафлык чоңгылы» алдында торуы өчен сызлана башлый. Милләтенең язмышы, аның киләчәге, туган теленең дәрәҗәсе, аңа булган мөнәсәбәте өчен сагышка бирелә», - дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100