news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рәмис Аймәт «Мәңгелек сагыш» җыентыгын тәкъдим итү кичәсендә: Шигъриятнең гомере мәңгелек

Рәмис Аймәт «Мәңгелек сагыш» җыентыгын тәкъдим итү кичәсендә: Шигъриятнең гомере мәңгелек
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәмис Аймәтнең «Мәңгелек сагыш» дип исемләнгән яңа шигырьләр җыентыгын тәкъдим итү кичәсе булды.

«Ничә гасыр үткән, тормыш-яшәешебезне шигърияттән башка күз алдына китерә алмыйбыз. Шунысы бәхәссез: тормышыбыз кебек үк, шигъриятнең гомере дә мәңгелек. Миңа калса, дөньяда кешелек яшәгәндә шигърият, шигъри сүз яшәячәк. Безнең йөрәкләргә, күңел түрләренә кереп урнашкан шагыйрьләрнең исемнәрен генә дә атап бетерергә мөмкин түгел. Алар бүгенге көнгә кадәр йөрәкләребезне җылыта, сокландыра, уйландыра, тетрәндерә», - диде Рәмис Аймәт.

КФУның татар әдәбияты кафедрасы профессоры Нурфия Йосыпова Рәмис Аймәтне татар поэзиясендә үз юлын тапкан, сукмагын салган, тынгысыз, һәрдаим эзләнүдә булган, иҗади һәм сәнгати яктан югары дәрәҗәдәге затлы поэзия вәкиле дип атады. «Аңа алга таба да уңышлар телибез. Шушы дәрәҗәсен бүгенгә кадәр егерме елдан артык татар поэзиясе күгендә саклап килә», - диде ул.

«Милләтебезнең горурлыгы булган талантлы шагыйребез. Рәмис Аймәт Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары белән тыгыз элемтәдә тора, без аны бик хөрмәт итәбез. Чөнки ул бик тә тыйнак, сабыр, итәгатьле, кешелекле шәхес. Чын күңелемнән котлыйм. Исәнлек-саулык телим. Иҗат юлыгыз озын гомерле булсын», - диде Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Надыршина Рәмис Аймәтнең көн вазгыятенә суккан аның әсәрләре дөнья күрүен, аларның бу китапта урын алуын әйтте. «Шул ягы белән дә ул бик кадерле. Әлеге китап үз укучысын, һичшиксез, табачак дип өметләнәм. Шагыйрьгә киләчәктә дә безне үзенең затлы, зәвыклы шигырьләре белән куандырып торуын телим. Иҗаты турында үз фикерен әйткән шәхесләргә дә ул бик рәхмәтле шагыйрь – бу да аны бизи торган сыйфат», - диде ул.

«Бүгенге кичәдә Рәмис Аймәтнең төрле темаларга язылган шигырьләрен ишеттек, көйгә салынган җырларын тыңладык, төрле телләргә тәрҗемә ителгән әсәрләрен ишетеп, татар егете белән горурланып утырдык. Татар сүзенең дөньяның төрле почмакларына таралуы белән күңелебезгә шундый рухи ләззәт алдык. Сезгә алга таба да иҗади уңышлар телибез. Безне яңа шигырьләрегез белән шатландырыгыз, яңа китапларыгыз күп итеп чыгып торсын», - диде Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Рәмис Аймәт Татарстан китап нәшрияты, китапның мөхәррире Ленар Шәехкә, китапның рәссамы Диләрә Нәүрүзовага рәхмәт әйтте. «Илһам канатлары сүрелгән чак та була, шундый чакларда мин берничә шагыйрьнең шигырьләрен укыйм. Аларның берсе – Дәрдемәнд, Ләис Зөлкарнәй. Өстәлемдә яшь шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның юка гына бер китабы тора. Шуларны укысам, рухланып китәм, алардан илһам алам һәм үземнең иҗади планканы төшермәс өчен дә алар бер мәктәп булып тора», - диде ул.

Әдәби-музыкаль кичәдә Рәмис Аймәтнең шигырьләрен Галиәсгар Камал театры артистлары Дания Нуруллина, Илнур Закиров, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, Казан театр училищесы студентлары һәм авторның үз укуында яңгырады. Чарада танылган әдәбият галимнәре Нурфия Йосыпова, Ләйсән Надыршина, китапның рәссамы Диләрә Нәүрүзова һәм киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Халыкара конкурслар лауреатлары Рәфинә Ганиуллина, Илгиз Мөхетдинов, Динар Шәрәфетдинов, Рөстәм Хөсәенов һәм Айзилә Зиннәтуллина башкаруында Рәмис Аймәт сүзләренә иҗат ителгән романслар, эстрада җырлары да яңгырады.

  • Рәмис Аймәт – татар, рус, төрек һәм азәрбайҗан телләрендә дөнья күргән дистәдән китап авторы. Кичәдә авторның «Тукай карашы» исемле шигыре төрле телләрдә яңгыраячак. Рәмис Аймәт бүгенге татар шигъриятендә җыр жанрында иң актив эшләүче шагыйрьләрнең берсе. Соңгы 10-15 ел эчендә төрле композиторлар тарафыннан аның сүзләренә йөздән артык җыр һәм романслар иҗат ителгән. Алар танылган сәнгать осталары тарафыннан популярлык казанган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100