news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нур Хөсәенов: Башка районнарда бер-ике театр булса, Актанышта тугыз халык театры бар

«Актаныш районындагы гади авыл халык театрларының дәрәҗәсе югары дип әйтә алам», - диде режиссер.

Нур Хөсәенов: Башка районнарда бер-ике театр булса, Актанышта тугыз халык театры бар
Зилә Мөбәрәкшина

Актаныш драма һәм комедия театрының баш режиссеры, Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов башка районнарда бер-ике халык театры, Актаныш районында тугыз халык театры барлыгын әйтте.

«Тугыз халык театрының берсе – курчак халык театры. Шуңа күрә бездә үзара конкурентлык та көчле. «Идел-йорт» театр коллективлары бәйгесендә дә, башка районнардан аермалы буларак, Актаныш районыннан ике коллективка катнашы хокуклыгы бирелә. Күп фестивальләрдә катнашкан булды, Актаныш районындагы гади авыл халык театрларының дәрәҗәсе югары дип әйтә алам. Мактанып әйтәсем килми, ләкин дөресе шул», - диде режиссер «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Нур Хөсәенов әйтүенчә, «Идел-йорт» фестивалендә район үзәкләрендәге халык театрлары чыгыш ясый. Актаныштан исә авыл җирлегендәге халык театрлары килә. «Бу да безнең район өчен зур күрсәткеч, бер өстенлек булып тора. Башка театрлар белән чагыштырганда безнең коллективларның җитешсезлеге бар икән, шуны уйларга кирәк: безнең районнан авылдагы халык театрлары катнаша. Анда ул кадәр бюджет та, финанслау да юк», - дип аңлатты ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100