Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш районы Иске Кормаш авылы театры «Сагынган чакларымда» спектаклен сәхнәләштерде
«Шулкадәр рәхәтләнеп уйныйлар. Артистларның ихласлыгы яраттырды, күзеңә генә карап торалар», - дип бәяләде режиссер Нур Хөсәенов.
Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда Актаныш районы Иске Кормаш авылының «Нур» театры Айгөл Әхмәтгалиеваның «Сагынган чакларымда» дигән драмасын сәхнәләштерде.
«Нур» театрының әлеге спектакле «Идел-йорт» XXII театр коллективлары бәйгесенең финалына чыкты. Финалга барлыгы унике спектакль узды. 22 ноябрьгә кадәр Ленин исемендәге мәдәният сараенда аларның барысын да куячаклар. Әлеге конкурс-фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 26 декабрьдә Камал театры бинасында узачак.
Жюри әһеле, Татарстанның халык артисты, Камал театры музее мөдире Луара Шакирҗанова барлык катнашучыларга «хәерле сәгатьтә» дип, уңышлар теләде. «Бүген фестивальнең икенче көне. Һәр көнне тамашачыларны күрергә өметләнеп калабыз», - дип сәламләде ул.
«Сугыш чоры балалары китеп бара. Сугыш чоры, сугышка кадәр һәм аннан соң булган хәлләрне белүче юк, без аны күз алдына китерә алмыйбыз. Спектакль аркылы халыкка шул чорны искә төшерәсе килде. Спектакльдәге кайбер вакыйгалар хәзерге тормыш белән аваздаш. Сүз дә юк, ул тамашачының күңеленә тия. Спектакльне бер ел элек әзерләгән идек», - диде «Татар-информ»га спектакльнең режиссеры Татарстанның атказанган артисты Нур Хөсәенов.
Аның әйтүенчә, спектакльдә әйтелгән һәр сүз кешене уйландыра. «Хәзерге вакытта авырлык күрмәгән яшь буын шөкер итми, зарлана... Мин шушы чор әби-бабалары белән аралаштым, алар шөкер итеп яшәгәннәр. Ул вакыттагы өстәл-табынны белән хәзергесе белән чагыштырсаң – җир белән күк арасы. Безгә дә булганына шөкер итеп, тынычлыкта яшәргә язсын», - диде режиссер.
Нур Хөсәенов Актаныш драма һәм комедия театрында баш режиссер булып эшләсә дә, Иске Кормаш авылының «Нур» театры белән ун елдан артык хезмәттәшлек итүен әйтте. «Алар бик зур әсәрләр куйды, көчле артистлар. Шулкадәр рәхәтләнеп уйныйлар. Мин алар белән эшләргә яратам. Профессиональ актерларның да төрлесе була, бөтенесен бер калыпка салып чагыштырып булмый. Артистларның ихласлыгы яраттырды, күзеңә генә карап торалар», - диде ул.
Шаһидә ролен башкарган Таңсылу хәзерге вакытта Иске Кормаш авылында унберенче сыйныфта укый. «Кечкенә чакта ук шигырьләр сөйләргә ярата идем. Театрда икенче тапкыр катнашам. Баштан егет булып уйнаган идем. Хәзер мине төп рольгә алдылар. Театрларда уйнап йөрергә теләгем бар, әмма тормышымны тулаем сәнгатькә багышларга ниятем юк. Алай да, гаиләм – әти-әнием белән сәнгатькә тартылабыз», - диде ул.
Спектакльдә ире белән катнашкан Дилбәр Вәлиева тәүге тапкыр сәхнәгә җиде яшендә аяк баскан. «Әни килде» спектаклендә бала ролен башкарган идем. Ерак әби-бабам да Иске Кормаш мәдәният йорты сәхнәсендә уйнаганнар. Аннан соң, әнием белән әтием дә уйнады. Мин дә аларга ияреп мендем. Улым да мәктәпне тәмамлаганчы уйнап йөрде. Безнең авыл халкы бик тә мәдәниятле», - диде ул.
Аның әйтүенчә, спектакльдә төрле һөнәр ияләре катнаша. Биредә укытучы, колхозчы, пенсиягә чыккан кешеләр уйный. Мин үзем – авыл советы сәркатибе. Репетицияләрдә бергәләшеп бөтен кайгы-шатлыгыбызны уртаклашып, рәхәтләнеп сөйләшеп кайтып китәбез. Елына бер спектакль куябыз. Яңа елга кадәр башка спектакль әзерлибез», - дип аңлатты ул.
Иске Кормаш авылында китапханәче булып эшләүче Гөлсәрия Нәгыймова спектакльдә кызы Инзилә белән катнашты. «Күп рольләр уйнадым. Бергәләп, матур образлар тудырабыз. Туган авылым Чишмәнең театрында әтием Әхсән төп рольләрне уйнаган. Сәхнә йолдызы булган, сәхнәгә декорацияләрне дә ул ясаган булган. Әтием матур җырлый иде. Театрда уйный башлавыма бик сөенгән иде», - диде ул.
Хәзерге вакытта пенсиядә булган Рәшит Вәгыйзов Иске Кормаш авылы театрында кечкенә чагыннан ук чыгыш ясаган. «Алты яшьтә бала ролен башкарган идем, шуннан бирле бер елны да катнашмый калган юк. «Идел-йорт» фестивалендә алтынчы тапкыр катнашуыбыз. Беренче тапкыр «Кыр казлары артыннан «спектаклен тәкъдим иткән идек. Куйган спектакльләребез халыкка ошый», - диде ул.
- Спектакль нигезенә яшьлеге 1930 елга туры килгән хатын-кызның истәлекләре салынган. Спектакльдә кайгылы газап алып килгән каршылыклы вакыт, көтелмәгән борылышлар тасвирлана. Героиня тормышында кызыл җеп белән яшәү һәм бәхет чыганагы символы буларак сыер — ашатучы образы уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз