news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Идел-йорт» театр коллективлары конкурсы финалына чыккан 12 спектакль Казанда күрсәтелә

«Идел-йорт» театр коллективлары конкурсы финалына чыккан 12 спектакль Казанда күрсәтелә
Мәдәни ресурслар үзәге

Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» XXII театр коллективлары төбәкара конкурсының финалына чыккан иң яхшы спектакльләр Казанның В.И. Ленин исемендәге Мәдәният сараенда күрсәтеләчәк.

«Программага конкурсның лауреаты дип танылган 12 спектакль кергән. Алар 7 - 22 ноябрь көннәрендә 13.00 һәм 17.00 сәгатьтә күрсәтеләчәк. Тамашага Пушкин картасы белән дә керергә мөмкин», дип хәбәр итә Татар мәдәни ресурс үзәге.

Афишада – Чаллының «Мистерия» музыкаль театры, Арчаның «Җидегән чишмә» халык театры, Актаныш районы Иске Кормаш авылының «Нур» театры, Актаныш районы Пучы авылының «Ихлас» халык театры, балык бистәсе халык театры. Мамадыш халык театры, Баулы халык театры, Чистай халык театры, Менделеевск районы Тойгуҗа авылының «Дөрешкәй» халык театры, Мөслим халык театры, Тукай районы Күзкәй авылы «Нур» халык театры һәм Саба районының «Балкыш» халык театры спектакльләре.

Әлеге конкурс-фестивальнең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы исә 26 декабрьдә Камал театры бинасында узачак.

«Бүгенге көндә «Идел-йорт» фестивале гади конкурс кына түгел. Ел дәвамында республиканың үзешчән театр коллективлары белән тыгыз эш алып барылды. Татарстанның 11 профессиональ театры базасында иҗади һәм белем бирү юнәлешендәге лабораторияләр узды», - ди Татар мәдәни ресурс үзәге директоры Алсу Мифтахова.

Фестивальнең жюри рәисе - Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. Жюри әгъзалары: Режиссер Наталья Табачкова, Камал театрының музей директоры Луара Шакирҗанова, Кариев театры директоры Луиза Шарова, балетмейстер Нурбәк Батулла, композитор Миләүшә Хәйруллина, Камал театрының сәнгать бүлеге җитәкчесе Илназ Хәйбуллин.

  • Конкурс «Татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау» программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
  • Конкурсның төп максаты – үзешчән театр сәнгатенең үсешенә теләктәшлек белдерү, актерларның, режиссерларның осталыгын арттыру.
  • Конкурсны гамәлгә куючы – Татарстан мәдәният министрлыгы. Оештыручылар - Татар мәдәни ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы һәм  Камал театры.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100