Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Ну, Кәрим» вертикаль сериалының беренче сериясе күрсәтелде
Бүген Казанның «Синема 5» кинотеатрында премьера - «Ну, Кәрим» вертикаль сериалының беренче сериясе тәкъдим ителде.
Әйтергә кирәк, бу - яшүсмерләр аудиториясе өчен яңа формат. Бу — социаль челтәрләр форматына яраклаштырылган, бүгенге заман мәктәп укучылары тормышы турында кыска һәм динамик проект. Барлык маҗаралар X сыйныфка яңа укучы кыз килүдән башлана.
Сериал татар теленең цифрлы мохиттәге кулланылышын киңәйтүгә һәм яшьләр өчен актуаль, көндәшлеккә сәләтле контент формалаштыруга юнәлтелгән.

Сериалның беренче сериясе «Шүрәле оныгы Шүркәй» беренче татар 3 D мультсериалының презентациясе кысаларында күрсәтелде.
Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев балалар, яшьләрне кызыксындыру өчен яңа ысуллар табып эшләгәннәре өчен «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә рәхмәтен җиткерде. «Яңа ысуллар белән тормышка ашырылган яңа проектларны халыкка җиткерү – зур эш. Вертикаль видеоны күптәннән күрәсе килгән иде. Дәвамлы булсын. Киләчәге матур булыр дип уйлыйм», - дип, Айдар Сәлимгәрәев Марат Әхмәтовка мондый мөмкинлекләр тудырган өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз