Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Шүрәле оныгы Шүркәй» беренче татарча 3D-мультсериалының ике сериясе тәкъдим ителде
«ШАЯН ТВ» телеканалы ясалма фәһем кулланып төшерелгән «Шүрәле оныгы Шүркәй» беренче татарча 3D-мультсериалының ябык презентациясен үткәрде.
Аны быел февральдә эшли башлаган «ШАЯН мультфильм» анимация студиясенең беренче иҗат җимеше буларак кабул итәргә кирәк. Мультсериалның ике сериясен ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Ркаил Зәйдулла, Данис Шакиров тамаша кылды.

Әлеге проект бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган, әдипнең әсәрләре персонажларына нигезләнеп иҗат ителгән. Шул рәвешле, «ШАЯН ТВ» татар телендә анимация контенты җитештерүдә ясалма фәһемне куллана башлаган медиаресурсларның берсенә әверелгән.
Мультсериалның төп геройлары: Шүркәй (Шүрәленең оныгы), Там-там (Су анасының оныгы), Аккай (Ак барсның оныгы), Зилхан (Зилантның оныгы) һәм башкалар. Һәр серия хезмәт, намус, ихтирам, җаваплылык кебек мөһим кыйммәтләрне заманча сюжетлар һәм динамик форма аша ача. Серияләр уртача 7 минут дәвам итә.

«ШАЯН ТВ» телеканалының баш мөхәррире Рамилә Сәхабетдинова журналистларга Тукай әсәрләрендә һәрбер канатлы сүз тәрбияви мәгънәдә булуын билгеләп узды. «Татар дөньясы, мәдәниятебез, тарихыбыз маҗаралар белән тулган. Без аны киләсе буынга да җиткерергә тиеш», – диде.

«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов әйтүенчә, барлыгы 10 серия чыгару планлаштырыла. «Аннары аларны кушып, кинотеатрларда күрсәтеп булырлык тулы метражлы мультфильм эшләргә җыенабыз. Алга таба мультипликацион сериалларны даими эшләү ниятләнә. Алар сайтта чыгарылачак. Аннары видеоплатформаларда тәкъдим ителәчәк», – диде.
Илшат Әминов анимацон мультсериалның катлаулы жанр булуын искәртте. «Бу эшне аңлап та бетермәгәнмен, четерекле, авыр яклары күп икән, мин аны җиңелрәк эшләнә дип уйлаган идем. Бер сериягә бер айлап вакыт кирәк. Авыр, әмма бик кызык эш», – диде Илшат Әминов. Ул проектны тормышка ашыру мөмкинлеген тудырган өчен Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе Марат Әхмәтовка рәхмәтен җиткерде.
«Бу эшне башлап җибәрергә мөмкинлек биргәнегез, ышанычыгыз өчен рәхмәт. Балалар өчен бу яңа форматта күбрәк эшләргә кирәк. Заманча балалар алар – визуаллар, текстлы мәгълүматны авырдан кабул итәләр, аларның игътибарын ачык, сыйфатлы сурәт белән җәлеп итәргә була. шуңа да без «Шаян ТВ»ның үз мультипликацион студиясе кирәк дип уйладык. Алда планнар зур», – диде телерадиокомпания җитәкчесе.
Мультсериалны карагач, Марат Әхмәтов та хис-кичерешләре белән уртаклашты. «Якутиягә көзге сәфәр барышында, аларда телерадиокомпаниянең шушы эш белән шөгыльләнүен күреп, Илшат Юнысович бөтенләй «агуланып» кайтты. Хәтта бер егетнең осталыгына гашыйк булып, анимацион рәсемнәрнең тиз, матур итеп эшләнүенә гаҗәпләнеп кайткан иде. «Бу эшкә тотынам әле» дип вәгъдә биргән иде – бу вәгъдәнең беренче иманы биредә инде», – диде Марат Әхмәтов.

Ул телебез, милләтебез, милли традицияләрне киләчәк буыннар аша гына күз алдына китереп булуын, алмаш буынга матур үрнәк күрсәтү әһәмиятен билгеләп узды. «Геройларыбызның тавышларын шундый әдәби матур телдә җиткергәннәр, башкаручыларга рәхмәт. Җыры да шулкадәр йомшак, сайлый белгәннәр, караганда эреп китәсең», – дип бәяләде Әхмәтов.
«Матур башлангыч дәвамлы булсын. Булдыклы команда белән бергәлектә халкыбызга, милләтебезгә игелекле хезмәт итеп, киләчәк буыннарга Тукаебыз, халкыбыз сүзен туган телебездә җиткереп яшик», – дигән теләктә калды Марат Әхмәтов.
- Быел «ШАЯН ТВ» каналында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «ШАЯН мультфильм» анимация студиясе эшли башлады. Ул татар телендә балалар өчен оригиналь анимацион контент булдыруга юнәлдерелгән һәм каналның милли медиаконтентын үстерү стратегиясенең мөһим өлеше булып тора.
- Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә татар телендә ясалма фәһемне кулланып 3D форматында 10 сериядән торган анимацион мультсериал җитештерелә башлаган.
- Мультстудиянең дебют проекты – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан әзерләнгән «Шүрәле оныгы Шүркәй» мультсериалы. Мультсериалның Генераль продюсеры – Илшат Әминов.
- Мультсериалның төп персонажлары Тукай әсәрләреннән алынган: Шүрәле оныгы – Шүркәй, Су анасы оныгы – Там-Там, Ак Барс оныгы – Аккай, Зилант оныгы – Зилхан һ.б.
- Мультстудия җитәкчесе - Лилия Закирова. Профессиональ тавышландыру Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Роза Әдиятуллина җитәкчелегендәге «ШАЯН ТВ» дубляж студиясендә башкарылган. Татарстанның атказанган артисты Резеда Сәләхова төп персонаж - Шүркәйне тавышландырган.
- Зилә Әхмәтшина — Аккайны, Сәйдәш Гарифҗанов Там-Тамны тавышландырган.
- Татарстан Республикасының халык артисты Ирек Хафизов затлы тавышы белән зирәк Зилханны тавышландырган.
- Татарстан Республикасының атказанган артисты Илнур Закиров БарсБайны тавышландырган.
- Проект өчен махсус «Серле урман» дип исемләнгән уникаль җыр иҗат ителгән. Әлеге музыкаль әсәр талантлы авторларның иҗат җимеше: көен композитор Артур Маузер язган, ә сүзләрен Гөлнара Рәшитова иҗат иткән. Оскар Усмановның профессиональ эшкәртүе музыкаль әсәрне камил дәрәҗәгә җиткергән. Җырны Татарстан Республикасының атказанган артисты Татьяна Ефремова һәм «Матур кызлар» триосы башкара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз