news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ноябрь азагында Санкт-Петербургта Мәрҗани укулары үтәчәк

2018 елда татар мәгърифәтчесе, дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуны билгеләп узачаклар.

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Икенче "Мәрҗани укулары" 22-24 ноябрь көннәрендә Санкт-Петербургта узачак. Бу хакта бүген Казанда "Мультимәдәни дөньяда ислам" VII Халыкара форумының пленар утырышында Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов хәбәр итте.

“Билгеле булганча, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан еллык Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе – Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге укуларга нигез салынган. Икенче "Мәрҗани укулары" 22-24 ноябрь көннәрендә Санкт-Петербургта узачак. Яңарту идеяләре тарафдарларын, галимнәрне катнашырга, шулай ук, дини тәгълиматчылар-модернистрлар карашлары белән риза булмаган коллегаларыбызны дискуссиягә чакырам”, - диде Дамир Мөхетдинов.

“Быел Шиһабетдин Мәрҗаниның дөньяви уку йортында – Казанда Татар укытучылар мәктәбендә ислам теологиясен укыта башлаган вакытыннан 150 ел тула. Хәзерге вакытта Татарстанда киләсе 2018 елда Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуны билгеләп үтүгә әзерлек бара. Мәрҗанинең 200 еллыгына дәүләт дәрәҗәсендә фәнни һәм мәдәни-мәгърифәтчелек программасын оештыруны беренче булып шәех Равил Гайнетдин тәкъдим иткән иде. Казан университеты бу мөһим вакыйганы оештыруда актив катнашыр дип ышанам”, - дип ул юбилей чараларына әзерлек барышында хезмәттәшлеккә әзер булуларын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100