ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Тикшеренүчеләр ябыгырга ярдәм итә торган тәмләткечнең исемен атады
Татарстанда азык-төлек сыйфатын арттыру буенча совет эшли башлый
Апанай мәчетендә Мәүлид мәҗлесе уздырыла
Коткаручылар, Казандагы бер фатирда газ чыгуын ачыклап, фаҗигане булдырмый калды
Роспотребнадзор Татарстанда үз хокукларын нәтиҗәле яклаган кулланучыны бүләкли

Дин

Дамир Мөхетдинов: Россия мөселман яшьләрен үстерү стратегиясен формалаштыру зарур

10 ноябрь 2017, 14:34 , Фото: Рамил Гали

Дамир Мөхетдинов: Россия мөселман яшьләрен үстерү стратегиясен формалаштыру зарур “Гуманизм принципларына таянып, без ислам дискурсының гуманлыгына өндибез”, – ди Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары.

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Мөселманнар, Россия гражданнары буларак, без стратегиябез, киләчәктә җәмгыятьтә тоткан урыныбыз нинди булуы, кешелек җәмгыятендә лаеклы урынны яулау өчен нәрсә эшләргә тиешлегебез турында сораулар бирми кала алмыйбыз. Бу хакта фикерләрен бүген Казан федераль университетында узган утырышта Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов җиткерде. Искәртеп үтик, бүген Казанда "Мультимәдәни дөньяда ислам" VII халыкара форумының пленар утырышы уза.

Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов утырышта катнашучыларны Россия Федерациясе мөфтие, шәех Равил Гайнетдин исеменнән сәламләде.

“Мөселманнар, Россия гражданнары буларак, без стратегиябез нинди, киләчәктә җәмгыятьтә тоткан урыныбыз нинди булуы, кешелек җәмгыятендә лаеклы урынны яулау өчен нәрсә эшләргә тиешлегебез турында сораулар бирми кала алмыйбыз. Соңгы елларда без ислам интеллектуаль дискурсын яңарту программасы буенча эшлибез. Гуманизм принципларына таянып, без ислам дискурсының гуманлыгына һәм әхлакый консерватизм, цивилизацияләр, мәдәният һәм диннәр диалогына, мәрхәмәтлелеккә өндибез”, – диде Дамир Мөхетдинов.

Чыгышында ул Россия мөселман дөньясы үсеше стратегиясенә ачыклык кертүче дүрт тезиска тукталды.

Беренче тезис неомодернизм исеме астындагы ислам дин фикере мирасын өйрәнергә кирәклектән гыйбарәт. Ислам неомодернизмы юнәлеше вәкилләренең күпчелеге дини һәм көнбатыш белеме алган.

Икенче тезис – Мисыр модернизмы һәм ислам модернизмының башка мәктәпләре белән тыгыз бәйләнгән хәрәкәт юнәлешләренең берсе буларак, Россия дини тәгълимат мәктәбен өйрәнүдән гыйбарәт. Модернизм фикере үсеше Риза Фәхретдин, Зыя Камали, Муса Бигиев үлеме белән туктап калган.

Өченче тезис – Россия мөселман яшьләрен үстерү стратегиясен, шул исәптән барлык дәрәҗәләрдәге ислам белемен формалаштыру зарури. “Неомодернизм һәм Россия дини тәгълимат мәктәбенең яңартылган версиясе безнең илдә мөселман белемен торгызу нигезе була алыр иде. Ә бу мөселман яшьләрендә радикальләшү һәм экстремистик фикерләү тенденциясен җиңүгә омтылыш белән бәйле”, – ди Дамир Мөхетдинов.

Дүртенче тезис – безгә дискуссия демократизациясе кирәк. Ислам дискурсы форматын үзгәртми торып, уку йортларында тере интеллектуаль процесс тууы мөмкин түгел. “Бүгенге чорга нинди положениеләр актуаль, ә кайсылары искергән булуын өйрәнергә, диалог кору өчен аргументация эшләргә кирәк”, – ди Мәскәү ислам институты ректоры.

Дамир Мөхетдинов әйтүенчә, Ислам белеме юнәлешләрен төзүнең яңа методологиясен эшләү бурычы килеп баса. “Фикх, фәлсәфә, каләм һәм башка гыйлем өлкәләренә бүлү дә искергән булып саналырга мөмкин. Әгәр беренче чор безнең эраның VIII-X гасырларыннан башлап, мәзхәбләр, ислам фикере үсеше белән бәйле булса, икенче чор максималь рәвештә демократик вазгыятьтә, ачыктын-ачык дискуссияләрдә туарга тиеш. Ә алар өчен ачык, бәйсез мәйданчыклар таләп ителә”, – дип белдерде докладчы.

Форумда ислам белгечләре, Россия һәм Татарстанның хакимият органнары вәкилләре, Россия ислам вузлары һәм мәдрәсәләре вәкилләре, мөселман җәмәгатьчелеге катнаша.

Форумны Казан федераль университеты, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты, Россия ислам институты, Болгар ислам академиясе, Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте оештырган.

Форум академик һәм гамәли ислам гыйлеме, ислам белемен актуальләштерү мәсьәләләренә багышланган. Моннан тыш, конфессияара татулык һәм радикализмны бетерү өчен шартлар тудыру темасына игътибар юнәлдереләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр