news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Новосибирск татарлары 800 квадрат метрлы офислы булды

Моңа кадәр Новосибирск татарлары иҗтимагый оешмасы бер бинаның подвалында урнашкан иде.

Новосибирск татарлары 800 квадрат метрлы офислы булды
Владимир Васильев

(Казан, 16 июнь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Новосибирск өлкәсе губернаторы өлкә татар иҗтимагый оешмасына кулланылышка мәйданы 800 квадрат метр булган офис тәкъдим иткән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.

"Новосибирскида татар автономиясенең офисы бар иде, әмма ул горурлык тудырмый иде, чөнки ул биш катлы йортның подвалында урнашкан иде, аны даими су басып килде, мәйданы ягыннан да ул кечкенә иде, ягъни татарлар җыелып чаралар уздырырлык түгел иде", - дип аңлатты Шәйхразиев.

Узган атнада Новосибирскида үткән федераль Сабан туенда өлкә губернаторы Андрей Травников җирле татар автономиясенә яңа офис эзләргә тәкъдим иткән. "Барлык тәкъдим ителгән вариантлар арасыннан без шәһәр үзәгендәге бер бинаны сайладык һәм аны арендага алдык. Аның мәйданы 800 квадрат метр, ул ике катлы һәм янында кечкенә территориясе дә бар", - дип тасвирлады Милли Шура рәисе.

Хәзерге вакытта бинага ремонт ясала, диде премьер-министр урынбасары. Новосибирск татар милли-мәдәни автономиясе яңа офиска быел күчәр дип көтелә. 

Бина янындагы территориядә, Шәйхразиев сүзләренчә, татар утары этнокомплексы урнашачак. Татар утары шулай ук Новосибирск Сабан туенда тәкъдим ителгән иде. "Новосибирск хакимияте бездән бу этнокомплексны сорады һәм Татарстан Президенты аны калдырырыга карар кылды", - диде Шәйхразиев.

Федераль Сабан туенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Новосибирск татарларына микроавтобус та бүләк иткән иде

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100