news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нияз Усманов: «Рамазан Фест» бәйрәмендә яшь парга сәхнәдә никах укылачак

Нияз Усманов: «Рамазан Фест» бәйрәмендә яшь парга сәхнәдә никах укылачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Ният» фондының башкарма директоры Нияз Усманов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Рамазан Фест» бәйрәмендә никах укылачагын әйтте.

«Быел «Рамазан Фест» бәйрәме Гаилә елы темасына багышлана. Программада кеше тормышының сюжеты тасвирланачак: бишек тормышыннан алып, дәү әти һәм дәү әнинең үгет-нәсихәтләренә кадәр. Шулай ук, балага исем куштыру йоласы да күрсәтеләчәк, егеткә кәләш эзләячәкбез. Тамашачылар алдында никах укылачак һәм рәсми рәвештә ЗАГС хезмәткәрләре никахны теркәячәк. Йосыф хәзрәт Дәүләтшин никах укыячак», - диде ул.

Аның әйтүенчә, шушы чарада тамашачыларга никах йоласын күрсәтү өчен махсус парны тапканнар. «Бәйге игълан иттек һәм Нурсолтан белән Гүзәлне сайлап алдык, аларга рәхмәт әйтәсебез килә. Аларның никахы «Рамазан Фест» бәйрәмендә сәхнәдә булачак. Никах бәйрәмендә Нурсолтан белән Гүзәлнең Актаныштан әби-бабайлары, туганнары киләчәк. Яшьләр дә, олылар да барысы бергә катнашачак», - дип сөйләде Нияз Усманов.

«Яшьләр хәзер сериаллар, фильмнар карый. Кайбер кешеләр никахны ярәшү белән бутый. Баштан никах укыталар да, берникадәр вакыт үткәннән соң генә никахларын рәсми рәвештә ЗАГСта теркиләр. Шул ук вакытта, баштан ЗАГСта теркиләр дә, аннары күпмедер вакыттан соң гына никах укыталар. Без никахның ничек булырга тиешлеген күрсәтәсебез килә. Дәүләт тә безнең тәкъдимне хуплады, күчмә ЗАГСны рәсми рәвештә теркәргә ризалашты», - дип өстәде ул.

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин никахның театральләшкән тамаша булмавын билгеләп үтте. «Бу чып-чын никах. Монда ике зур оешма катнаша: дин һәм ЗАГС идарәсе. Аллаһы Тәгалә алдында никах укылгач, шунда ук дәүләт каршында да никахны рәсми рәвештә теркиләр. Киләчәктә без яшьләргә: «Аллаһы Тәгалә алдында сез ир һәм хатын, хәзер ЗАГСка барсагыз да була», - дип әйтәчәкбез», - диде ул.

Аның әйтүенчә, никахны ЗАГСта да теркәү ир өчен дә, хатын өчен дә бик күп хокуклар бирә. «Бу милек мәсьәләсе белән дә бәйле. Шуңа күрә без яшьләрне ЗАГСка барырга чакырабыз, ә инде ЗАГС хезмәткәрләре, үз чиратында, яшьләргә никахларын Аллаһы Тәгалә алдында да төзү кирәклеген киңәш итәргә онытмасын иде», - диде хәзрәт.

Кабан арты мәчете имам-хатыйбының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Айгөл Махиянова »Рамазан Фест» бәйрәме Татарстан Милли китапханәсе һәм Казан яр буе территориясендә үткәрелүен әйтте. «Китапханәдә Китап фестивале булачак. Китап нәшриятлары остаханәләр үткәрәчәк, китаплар сатачак. Шулай ук, балалар өчен дә аерым зона каралаган. Анда артистлар, Кариев театры актерлары чыгыш ясаячак, китап авторлары үзләренең әсәрләен укыячак, уеннар үткәрәчәк», - диде ул.

«Татарстан Милли китапханәсенең конференцияләр залында төрле блогерлар гаилә темасына бәйле лекцияләр сөйләячәк. Китапханәдән тыш урамда зур сәхнә урнашачак. Әйтүебезчә, анда кеше тормышының сюжеты тасвирланачак. Тинчурин, Камал актерлары чыгыш ясаячак. Шулай ук, ДЦП диагнозы булган театрда шөгыльләнүчеләр дә чакырулы. Казан яр буенда балалар сәхнәсе һәм балалар зонасы эшләячәк. Йөзгә якын мастер-класслар, төрле яшьтәге балалар өчен актив уеннар, ачык маркетлар, бәйгеләр булачак», - диде Айгөл Махиянова.

Аның сүзләренчә, «Рамазан Фест»ка килгән һәркемгә бүләк биреләчәк. «Бүләксез беркем дә калмаячак. Кунакларга мең өчпочмак, шарлар таратылачак», - диде. «Бу – авыз ачу бәйрәме. Шуңа күрә, без көн дәвамында хәләл рестораннарның берничә сертификатын уйнатачакбыз. Сертификатны откан гаиләләр кичен бергәләп хәләл ресторанга барып, бәйрәм итә алачак», - диде Нияз Усманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100