news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йосыф Дәүләтшин «Рамазан фест» турында: Диннән ерак торган кешегә дә күңелле булачак

Йосыф Дәүләтшин «Рамазан фест» турында: Диннән ерак торган кешегә дә күңелле булачак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында «Рамазан Фест» бәйрәменең үзенчәлекләре турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, сценарийда Коръән укып, вәгазь сөйләү беренчел максат итеп куелмаган. «Бөтенләй диннән ерак булган кеше безнең бәйрәмгә эләгә икән, аңа кызык, күңелле булырга тиеш, дигән фикергә килдек. Әлбәттә, бәйрәмне дини кысалардан чыгармыйбыз, әмма ләкин бөтен кеше ял итеп, рәхәтләнеп илебезнең матурлыгын күреп: «Бу мөселманнар гыйбадәт тә кыла белә, ял да итә беләләр икән», - дисеннәр иде», - диде Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе.

«Журналистларның элек чыккан мәкаләләрен, язмаларын укыдык. Россия Империясе заманында яшәгәндә дә авыр елларда татар бистәсендә күңел ачу булган: бүләкләр таратканнар, балаларга тәм-томнар биргәннәр. Рамазан ае тәмам булгач, шул заманда да бәйрәм үткәргәннәр. Бүгенге тормышыбыз инкыйлабка кадәрге тормыштан күпкә яхшырак. Мөфтиләребез, Аллаһка шөкер, министр дәрәҗәсендә, шәһәр башлыклары намазның беренче сафында утыра, мәчет ачылышларына килә. Шундый вазгыятьтә яшәп, безгә мөмкинлек бирелеп тә, мәчет эчендә качып ятсак, дөрес булмас иде. Шуңа күрә без шәһәр күләменә чыгабыз, бергәләп, зурлап бәйрәм итәргә тырышабыз», - диде хәзрәт.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин әйтүенчә, республика һәм Казан шәһәренең Башкарма комитет җитәкчелеге барлык мөмкинлекләр, шартлар тудыра. «Без – бу иленең гражданнары, бәйрәмнәребезне горурлык белән уздырабыз. Быел Татарстан Милли китапханәсе янындагы мәйданчыкны сайладык. Китапка, укуга хөрмәт тә тәрбиялисебез килә», - диде ул.

Ул Рамазан аен мөселман тормышында хезмәт ае дип атады. «Мәсәлән, кеше мал-туар арасында, кырда тир түгеп эшләгән. Аннан соң, «булды, ниһаять эш бетте», дип, Сабан туе бәйрәменә чыкканнар. Шуның кебек, бер ай буе ураза тотабыз. Аның мәшәкате бар, ул өч көн генә түгел, утыз көн дәвам итә. Ураза тотып кына калмыйбыз, кич буе гыйбадәт кылабыз. Рамазан аенда кеше бик аз йоклый. Соңгы ун төндә кешеләр иртәнге дүрттә-биштә йокларга ята. Төне буе намаз укый, гыйбадәт кыла. Елдан-ел Рамазан аенда гыйбадәт кылучылар яшәрә. Хәтта күп кенә балалар әти-әниләренә ияреп, төнге намазларга килә», - диде.

«Бер ай буе Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылып, хезмәт иткәннән соң, «мин ай буе хезмәт итә алдым», - дип, кеше шушы көнне бәйрәм итә. Шуңа күрә Рамазан аеның шатлыгын татыр өчен, бер ай хезмәтен татырга кирәк. Илебездә 9 Май - Җиңү бәйрәме бар. Ә бу кечкенә генә - шәхси җиңү - үз-үзеңне җиңү бәйрәме. Ул иман иясенең тормышында зур урын алып тора. Теләгебез - аны мәчет кысаларында гына уздыру түгел. Мәчетләр яшьләр, зыялылар, балалар белән тулы иде. Шуңа күрә мәчет кысаларыннан чыгып, бәйрәмебезнең байрагын шәһәр өстеннән күтәрү – төп максатыбыз. Без бу байракны югалтмаска тиеш», - диде Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100