«Уставка «Туган телләргә хөрмәт» дигән сүзне мин үзем язган идем. Бу – бар. Безнең Язучылар берлегендә бөтен берлекләрне бер тарактан тарый торган тарак юк. Безнең 98 язучылар берлеге, ягъни һәр төбәктә бар. Без аларның барысын да беләбез, премияләрен белеп торабыз, аларга барабыз.
Бер әдәби союз базасында әдәби бергәлек, консолидация вакыты килеп җитте. Бу – хакимиятнең һәм җәмгыятьнең безгә игътибары турында сөйли. Без рухи иминлек өчен җаваплы. Алга таба без сезнең мөстәкыйль эшчәнлегегезгә ышанабыз. Кайбер иҗат оешмалары, бөтен җаваплылыкны Мәскәүгә асып, кушканны гына көтеп утыралар. Хорда җырлау катлаулы – һәркемнең үз тавышы булырга, һәм хор бозылмаска тиеш.
Без күптән бергә бит инде. Безнең Союз гамәлгә куйган «Россиянең әдәби шәһәре» статусына иң беренче булып Чистай һәм Алабуга ия булган иде. Бөек Ватан сугышы елларында бу шәһәрләр язучыларны кабул итте – рәхмәт аларга. Безнең бит эмблемаларыбыз да охшаш – шул ук каләм, шул ук ачык китап һәм флаг төсләре. Бүлешер нәрсәбез юк. Бүген, бергә җыелып, бу сөйләшүне алып барган өчен, республика җитәкчелегенә рәхмәт!
Алда зур эшләр көтә. Язучы – ул өстәл артында утырып язучы гына түгел, язучы – ул гамәл дә. Аеруча хәзер. Сез бүген иң яхшысы саклансын һәм артсын өчен тавыш бирәсез. Россия Язучылар берлеге уставында «Туган телләрне саклау» дип язылган».
Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова язды.