Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Нефтехимик» – «Ак Барс» матчында Түбән Кама хоккейчылары отты
Бүген Татарстанның ике хоккей командасы арасындагы матчта өстенлекне Түбән Каманың «Нефтехимик» уенчылары алды. Уен Түбән Камада узды.
Әлеге матч ике елдан артык паузадан соң яңадан «ТНВ-Планета» телеканалында татар телендә шәрехләнде.
Беренче периодның дүртенче минутында «Нефтехимик» уенчысы Владимир Брюквин исәпне ачты (1:0). Дүртенче минутта Түбән Кама командасы тагын бер алка кертүгә якын иде. «Ак Барс» сакчысы көндәшенең аягын чалганы өчен, Жан-Себастьен Дига капкачы белән бергә-бер калып алкага бәрү мөмкинлеге бирелде, тик гол кермәде. Җиденче минутта, «Нефтехимик» күпчелектә уйнаганда, Лука Профака гол кертте (2:0). Унсигезенче минутта алка Түбән Кама капкасына үз уенчысына тиеп керде, гол Николас Петан исәбенә язылды (2:1).
Икенче периодның алтынчы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Никита Дыняк исәпне тигезли алды (2:2). Период ахырында «Ак Барс» күпчелектә уйнаса да, алканы капкага «Нефтехимик» уенчылары кертте гол авторы – Никита Хоружев (3:2).
Өченче периодта голлар булмады. Бу җиңелү «Ак Барс» өчен рәттән дүртенчесе булды.
Командалар составы:
«Нефтехимик»
- Долганов (Озолин);
- Барбер – Ди – Капустин, Пастухов – Хлыстов;
- Лещенко – Митякин – Белозёров, Крощинский – Леонтьев;
- Селезнёв – Хоружев – Точилкин, Сериков – Профака;
- Брюквин – Жукенов – Петров, Паталаха.
«Ак Барс»
- Билалов (Мифтахов);
- Петан – Семёнов – Яшкин, Лямкин – Марченко;
- Барабанов – Коршков – Галимов, Фальковский – Князев;
- Пустозёров – О’Делл – Кошелев, Журавлёв – Лучевников;
- Дыняк – Кателевский – Җамалтдинов, Яруллин.
Киләсе уенда да әлеге ике команда көч сынашачак, тик уен Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узачак. Матч 21 февраль 19:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз