news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«ТНВ» телеканалы «Ак Барс» уеннарын татар телендә күрсәтүне эфирга кайтара

Беренче уенны инде бүген «ТНВ-Планета» халыкара спутник телеканалында карап булачак.

«ТНВ» телеканалы «Ак Барс» уеннарын татар телендә күрсәтүне эфирга кайтара
Фото: «Ак Барс» сайтыннан

«ТНВ» телеканалының генераль директоры Илшат Әминов татар телендә хоккей трансляцияләрен эфирга кайтаруны татар җәмәгатьчелегенең күпсанлы мөрәҗәгате белән аңлатты:

Безгә Россиянең төрле төбәкләреннән, аеруча татар автономияләреннән сораулар килә. Алар үз телләрендә хоккей карарга һәм «Ак Барс» өчен җан атарга тели. Бу проект татар тамашачылары өчен зур әһәмияткә ия, — диде ул.

Трансляцияләр «ТНВ-Планета» халыкара спутник телеканалында 2024/25 сезоны ахырына кадәр дәвам итәчәк. Татар телендә беренче уенны инде бүген, ягъни 18 февральдә сәгать 19:00 дә карап була. Аны Рамил Шәрәфиев һәм Газинур Фәйзуллин шәрехләячәк.

Исегезгә төшерәбез, «Ак Барс» матчлары татар телендә беренче тапкыр 2017 елда күрсәтелә башлаган иде. 2022 елдан башлап татарча трансляцияләр туктатылып торды. Уеннарның яңадан татар телендә күрсәтә башлау «Ак Барс», «Татнефть» һәм КХЛ ярдәме белән тормышка ашырыла.

«Ак Барс» хоккей клубының башкарма директоры Мансур Усманов шулай ук бу адымның әһәмиятен билгеләп үтте:

«Ак Барс» өчен Татарстанда һәм Россиядә генә түгел, дөньяның төрле почмакларыннан җан аталар. Чит илләрдәге тамашачыларыбызның күбесе – этник татарлар, алар өчен «Ак Барс» милли горурлык символы гына түгел, ә тамырлары белән бәйләнеш тә. Матчларны татар телендә күрсәтү – 6 миллионнан артык татар белән элемтәне саклау өчен зур адым, — дип белдерде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot