Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Нефтехимик» илленче тапкыр «Ак Барс» белән уйнады, исәп - 3:2
Артур Әхтәмов өчен әлеге уен Континенталь хоккей лигасында беренчесе булды.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Түбән Кама шәһәрендә «Нефтехим-Арена» боз сараенда «Нефтехимик» һәм «Ак Барс» арасында илленчесе уен булды, шул уңайдан ике команда хоккейчыларының да киемнәренә ТАССР билгесе өстәлде. Җиңүне Түбән Каманың «Нефтехимик» командасы яулады. «Нефтехимик» — «Ак Барс» матчы 3:2 исәбе белән төгәлләнде.
«Ак Барс»ның баш тренер вазифасын узган уендагыча Югары хоккей лигасының «Барс» командасы тренеры Сергей Душкин үтәде.
Беренче периодта алкалар кермәде.
Икенче период. Бишенче минутта «Нефтехимик» һөҗүмчесе Владимир Галузин алка кертте, гол видеокабатлаудан соң гына испәпкә алынды (1:0). Алтынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Александр Бурмистров исәпне тигезләштерде (1:1).
Икенче периодның уртасында «Ак Барс» капкачысын алмаштырды: бозга Тимур Билалов урынына 18 яшьлек Артур Әхтәмов чыкты. Период башында ук Тимур Билалов, капкага бәрелеп, аягын авырттырды. Шулай да ул уенны дәвам итеп карады, тик берничә минуттан соң икенче капкачы белән алмашынды. Артур Әхтәмов өчен әлеге уен Континенталь хоккей лигасында беренчесе булды.
Унынчы минутта «Ак Барс» һөҗүмчесе Стефан Да Коста гол кертте, голга китергән нәтиҗәле пасны Джастин Азеведо бирде һәм КХЛда 350нче очкосын җыйды (1:2). Унберенче минутта «Ак Барс» уенчысы капка алдында «Нефтехимик» һөҗүмчесе Илдар Шиксатдаровның аягын чалды, шуңа «Ак Барс» капкасына буллит бәрү булды. Артур Әхтәмов капканы саклап кала алды. Унбишенче минутта Түбән Кама командасы уенчысы Марат Хәйруллин гол кертте (2:2).
Периодның соңгы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе Артём Галимов алка кертте, тик видеокабатлауда алка югары күтәрелгән кәшәкә ярдәмендә кертелгәне ачыкланды, гол саналмады (2:2).
Өченче периодта да голлар булмады. Өстәмә вакыт — овертайм бирелде. Овертаймның беренче минутында Павел Порядин «Ак Барс» капкасына гол кертте һәм командасына җиңү китерде (3:2).
Командалар составы:
«Нефтехимик»
- Барулин (Иванников);
- Шәфигуллин — Кучерявенко — Порядин, Брынцев — Рантакари;
- Шиксатдаров — Гудачек — Хәйруллин, Осипов — Волгин;
- Бикмуллин — Галузин — Костицын, Логинов — Пузанов;
- Грошев — Шәрифьянов — Хафизов (Буцаев), Семёнов.
«Ак Барс»
- Билалов (Әхтәмов);
- Азеведо — Кормье — Да Коста, Лямкин — Юдин;
- Галиев — Галимов — Воронков, Яруллин — Журавлёв;
- Бурмистров — Глухов — Фисенко, Лучевников — Педан;
- Емец — Хованов — Марушев (Кувардин), Мужиков.
Киләсе уенны «Ак Барс» Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда үткәрәчәк. «Ак Барс» — «Трактор» матчы 13 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә башлана. «Нефтехимик» Магнитогорск шәһәрендә «Металлург» белән көч сынашачак, уен 16 октябрь 17:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз