news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак Барс» хоккейчылары, тренерларсыз гына уйнап, «Витязь» командасын җиңде

Бу матчта «Ак Барс» өчен Югары хоккей лигасында Казанның «Барс» командасы хоккейчылары уйнады.

«Ак Барс» хоккейчылары, тренерларсыз гына уйнап, «Витязь» командасын җиңде
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Кичә Подольск шәһәрендә «Ак Барс» командасы «Витязь» уенчыларын җиңде. Матч 2:3 исәбе белән төгәлләнде. «Ак Барс»ның төп тренерлар составы, вирус йоктыру шиге булу сәбәпле, уенда катнашмады. Баш тренер вазифасын Югары хоккей лигасының «Барс» тренеры Сергей Душкин үтәде. «Ак Барс» генераль менеджеры Рафик Якубов баш тренер ярдәмчесе булды.

4 сентябрьдә Казанда узган «Витязь»га каршы уенда 4:0 исәбе белән Подольск командасы җиңгән иде, бүген «Ак Барс» хоккейчылары реванш алды.

Әлеге матч «Ак Барс» хоккей командасы өчен Континенталь хоккей лигасының даими уеннарында 700нчесе булды. Бу уенда «Ак Барс» составында Югары хоккей лигасында Казанның «Барс» командасында уйнаучы хоккейчылар чыкты.

Беренче периодның уналтынчы минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Дмитрий Воронков исәпне ачты (0:1).

Икенче период. Ундүртенче минутта Иван Емец үзенең «Ак Барс» өчен беренче алкасын кертте (0:2). Унбишенче минутта Джастин Дэнфорт «Витязь» командасының калышуын киметте (1:2). Период ахырында «Витязь» уенчысы Евгений Артюхин, кәшәкәсен югары күтәреп, Казан командасы сакчысы Александр Ляховның борынын җимерде, аңа дүрт минутлык штраф бирелде.

Икенче период барышында «Ак Барс» уенчылары Савелий Кувардин, Арём Галимов һәм Александр Ляхов имгәнде, алар киенү-чишенү бүлмәсенә китте. Бәхеткә, хоккейчылар өченче периодта бозга чыга алды.

Өченче период. Унҗиденче минутта, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Витязь» һөҗүмчесе Александр Дергачёв исәпне тигезләштерде, аңа нәтиҗәле пасны 2014-2019 елларда «Ак Барс» өчен уйнаган Фёдор Малыхин бирде (2:2).

Өч периодтан соң тигез исәп булу сәбәпле, өстәмә вакыт — овертайм бирелде. Овертаймда голлар булмады, буллит бәрү сериясендә өстнелекне «Ак Барс» командасы алды һәм җиңү яулады (2:3).

Командалар составы:

«Витязь»

  • Ежов (Тодыков);
  • Даугавиньш — Дэнфорт — Теденбю, Воробей — Пыленков;
  • Лугин — Дергачёв — Сёмин, Егор Воронков — Хульстрём;
  • Бардаков — Малыхин — Ларичев, Бородкин — Головков;
  • Моисеев — Попов — Артюхин (Иванюженков), Катичев.

«Ак Барс»

  • Билалов (Әхтәмов);
  • Азеведо — Хованов — Да Коста, Лямкин — Лучевников;
  • Галиев — Галимов — Дмитрий Воронков, Рукавишников — Педан;
  • Емец — Бурмистров — Марушев, Ляхов — Фазылҗанов;
  • Кувардин — Глухов — Кателевский (Галимҗанов), Аверин.

Киләсе уенны «Ак Барс» Түбән Камада үткәрәчәк. «Нефтехимик» — «Ак Барс матчы 10 октябрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100