news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзирә Фәттахова Фатих Кәримнең Муса Җәлилгә бүләк иткән китабы турында сөйләде

Нәзирә Фәттахова Фатих Кәримнең Муса Җәлилгә бүләк иткән китабы турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Милли музее филиалы – Муса Җәлил мемориаль фатир музее мөдире Нәзирә Фәттахова Татарстан Милли музеенда Фатих Кәримнең Муса Җәлилгә бүләк итеп биргән автографлы китабы турында сөйләде.

«Муса Җәлил белән Фатих Кәримнең язмышларында аянычлы битләр бик күп. Гәрчә ул чорда Фатих Кәрим Казанда, Муса Җәлил Мәскәүдә яшәсәләр дә, бер-берсенең иҗатларын белеп, аңлап, бер-берсенә ярдәм итеп яшәгәннәр. Моңа дәлилләр бар. Безнең музей экспозициясендә Муса Җәлилнең шәхси китапханәсе саклана. Барлыгы 216 китап. Алар арасында автографлылары да бар. Шулар арасында берсе – 1934 елны Казанда басылып чыккан Фатих Кәримнең «Яшен яктысы» дигән китабы. Автографта мондый сүзләр бар: «Муса! Бу китабым якын иптәшлек истәлеге булсын. Июнь, 1934 ел», - диде ул.

Нәзирә Фәттахова Фатих Кәрим белән Муса Җәлилнең бергә төшкән фотолары булуы турында да искәртте. «Бу да бер дәлил булып тора. Кеше китә – җыры кала. Бу җыр өзелмәсен иде. Яшь буын да аларны белсен, әсәрләрен укысын иде», - дигән теләген әйтте ул Фатих Кәримнең 115 еллыгына багышланган кичәдә.

«Бүгенге яшьләр компьютер, смартфон, айфон дип шаккатса, безнең буын китапка мөкиббән иде. Балалар бакчасына килгәч, Муса Җәлил, Фатих Кәрим шигырьләрен кычкырып укыйлар иде. Ял көннәрендә радиодан Фатих Кәримнең «Кыңгыраулы яшел гармун», Муса Җәлилнең «Хат ташучы» поэмалары яңгырый иде. Без әдәби сүзгә мөкиббән булып яшәдек», - диде Муса Җәлил мемориаль фатир музее мөдире.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100