news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Наркотикларга бәйле кешеләрнең автомобиль йөртү хокукы булмаячак

Эчке эшләр министрлыгында әйтүләренчә, чит илдә дә шундый ук практика кулланыла.

(Казан, 26 март, «Татар-информ»). Эчке эшләр министрлыгында наркотикларга бәйле кешеләрне автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итәргә тәкъдим иттеләр. Бу хакта Федерация Советы киңәшмәсендә ведомство башлыгы урынбасары Игорь Зубов хәбәр итте, дип җиткерә РИА Новости.

Игорь Зубов әйтүенчә, чит илдә дә шундый ук практика кулланыла.

«Күп кенә дәүләтләрдә наркомания белән авыручы затлар транспорт чаралары белән идарә итү хокукларыннан мәхрүм ителә. Хәзер без бу мәгълүматны беренчел чыганаклардан алачакбыз. Һәм безнең коллегалар белән Россиядә бу тәҗрибәне куллану мөмкинлеге турында фикер алышачакбыз», - диде ул.

Министр урынбасары шулай ук Эчке эшләр министрлыгы 46 ил вәкиленнән наркотикларга бәйле кешеләр белән мәсьәлә ничек хәл ителүе турында мәгълүмат соратып алганлыгын әйтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot