news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нарендра Моди Һиндстанның Казандагы Генераль консуллыгы турында сөйләде

Нарендра Моди Һиндстанның Казандагы Генераль консуллыгы турында сөйләде
Фото: © Кристина Кормилицына, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди Казанга килә алу уңаеннан шат булуын белдерде һәм Казан Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда Татарстан башкаласында үз иленең Генераль консуллыгын ачу турында әйтте.

«БРИКС саммитында катнашыр өчен Казанга, шундый матур шәһәргә килүем белән бәхетлемен. Һиндстанның бу шәһәр белән тирән тарихи бәйләнешләре бар. Бу шәһәрдә Һиндстанның Генераль консуллыгы ачылгач, безнең мөнәсәбәтләр тагын да ныгыячак», – диде Нарендра Моди.

Бу соңгы өч айда Һиндстан премьер-министрының Россиягә икенче килүе. Нарендра Моди сүзләренчә, бу ике илнең тыгыз багланышы һәм дуслыгы турында сөйли. Ул шулай ук Владимир Путинга дуслык һәм кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде.

  • Искәртеп үтик, Владимир Путин Нарендра Модиның Һиндстанда генераль консуллык ачу турындагы тәкъдимен хуплады.
  • БРИКС берләшмәсе 2006 елда нигезләнде. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте. Казанда узучы БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу планлаштырыла.

  • БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә була. Анда 33 дәүләт вәкиле катнашуын раслады. Владимир Путин аның кысаларында 15тән артык ике яклы очрашу үткәрергә җыена. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге вакыйганы үткәрү – республика өчен зур мәртәбә һәм җаваплылык. Республика башкаласы мэры Илсур Метшин ул көннәрдә шәһәрнең 20 меңгә якын кунакны кабул итәчәген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100