news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин Модиның Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгын ачу идеясен хуплады

Россия Президенты Владимир Путин Һиндстан премьер-министры Нарендра Модиның Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгын ачу идеясен хуплады. Бу хакта Казан Кремлендә БРИКС саммитының беренче көнендә дөнья лидерлары очрашуы вакытында билгеле булды.

«Без сезнең Казанда Һиндстанның Генераль консуллыгын ачу карарыгызны хуплыйбыз. Һиндстанның Россиядә дипломатик хезмәттәшлеген киңәйтү ике яклы мөнәсәбәтләрнең алга таба үсешенә ярдәм итәчәк», - дип билгеләде Путин.

Россия-Һиндстан мөнәсәбәтләре аеруча өстенлекле стратегик партнерлык характерында һәм актив рәвештә үсүен дәвам итә, дип ассызыклады Россия дәүләте башлыгы.

Быел июльдә Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди Казанда һәм Екатеринбургта илнең ике яңа консуллыгы ачылуы турында игълан иткән. Ахыргы карар БРИКС саммитында кабул ителәчәк диелгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100