Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Намаз уку бүлмәләренең тагын кайсы сәүдә үзәкләрендә ачылачагы билгеле
Гыйбадәт бүлмәсе Казаннан соң беренче чиратта Түбән Камада ачылыр дип көтелә.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанда узган елның ноябреннән алып, бүгенгәчә алты сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Якын киләчәктә гыйбадәт кылу бүлмәләрен башкаланың тагын өч сәүдә үзәгендә ачу ниятләнә.
«Намаз уку бүлмәләрен тагын „Южный“, „Парк Хаус“ һәм „Кольцо“ сәүдә үзәкләрендә ачарга ниятлибез. Ярты ел эчендә ачарга тырышачакбыз», — диде Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Киләчәктә мондый бүлмәләрне Казанда гына түгел, республиканың башка район һәм шәһәрләрендә дә ачу планлаштырыла.
«Гыйбадәт бүлмәсе Казаннан соң беренче чиратта Түбән Каманың „Рамус“ сәүдә үзәгендә ачылачак. Анда эшләр бара инде», — дип белдерде Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең үсеш буенча директоры Марсель Сабиров.
Бүген Казанның «Тандем» сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Бу — башкаладагы шундый алтынчы гыйбадәт бүлмәсе. Сәүдә үзәкләрендә намаз уку бүлмәләрен булдыру тәкъдиме белән Татарстан Президентына эшмәкәрләр узган елның ноябрендә чыкты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз