news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Ямалетдинов: Чувашиядә милли тормыш һәм дин бергә үрелеп бара

Чувашия Республикасы Комсомол муниципаль округы Тукай авылы мәхәлләсе имам-хатыйбы, «Мәхәллә йорты» мөдире Наил Ямалетдинов Чувашиядә милли һәм дини тормыш бергә үрелеп баруын әйтте.

«Милли тормыш һәм дин кулга кул тотынышып бара!» - диде ул Бөтенроссия «Туган тел» форумының «Тәрбия. Белем. Тел» пленар утырышында.

«Тукай авылы исеме генә ни тора! Мең ярым халык яши, барыбыз да татарлар. Электән мәктәп эшли, татар теле, әдәбияты укытыла, үз гореф-гадәтләребезгә нигезләнгән татар тәрбиясе бирелә. Бу мәктәптә балаларыбызга бишенче сыйныфка кадәр барлык дәресләр дә татар телендә укытыла», - диде имам-хатыйб.

Тукай авылында яңа балалар бакчасы эшләп килүен әйтте. «Бу бина төзелгәнче, авылның иҗтимагый киңәшмәсе район һәм республика җитәкчелегенә авылда балалар бакчасы кирәклеге турында мөрәҗәгать белән чыккан иде. Безне ишеттеләр: балалар белән эшләргә ике штатлы урын бүлеп бирделәр. Гомумән, без милләт һәм дин тәрбиясен сабый чактан ук сеңдерергә телибез. Тәрбия ана сөтеннән бирелергә тиеш», - дип ассызыклады Наил Ямалетдинов.

Ул «Татарча диктант» акцияләре дә, догалар кылынганнан соң, «Туган тел» җырыннан башлануын әйтте.

«Теләсә нинди иҗтимагый шартларда туган телне, динне саклап калуда, милли мәдәни мәсьәләләрне хәл иткәндә, халкыбыз һәрвакыт эшмәкәрләргә, дин әһелләренә таянып эш итән. Без моны гел истә тотабыз. Дин эшлеклеләре буларак дөньяви эшләрдән читтә калмыйбыз, җирле үзидарә, малтабарлар белән элемтәдә торабыз», - дип сөйләде Чувашия имамы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100