news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чувашия имамы татар телендә ислам мәдәнияте дәреслеге булдыруны сорады

Чувашия имамы татар телендә ислам мәдәнияте дәреслеге булдыруны сорады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чувашия Республикасы Комсомол муниципаль округы Тукай авылы мәхәлләсе имам-хатыйбы, «Мәхәллә йорты» мөдире Наил Ямалетдинов татар мәктәпләре өчен ислам мәдәнияте буенча татарча дәреслек булдыруны сорады.

«Россиянең барлык мәктәпләрендә 4 нче классларда закон буенча «дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләре» дигән дәүләт фәне укытыла. Мәктәптә татар телен сайлап алып булган кебек, бу фәннән дә сайлап алып була. Теләгәне - православие, теләгәне - будда, теләгәне ислам нигезләре дигәнне сайлап ала. Ислам мәдәнияте буенча федераль белем стандартларында расланган яхшы гына китап бар, әмма ул рус телендә», - диде Наил Ямалетдинов.

Ул бу фәнне татар мәктәпләрендә татарча укыту кирәк дип саный. «Чит төбәкләрдә бу бигрәк тә мөһим мәсьәлә. Югыйсә, балалар пәйгамбәрне - пророк, иманны вера дип өйрәнәчәк, башка төшенчәләрне дә чит телдә кабул итәчәк», - дип сөйләде имам.

«Моны без генә булдыра алмыйбыз, бу дәүләт эше. Бу фән татар балаларына татарча укытылсын иде. Татар балаларына татарча дин мәдәниятен өйрәтү өстәмә татар теле дәресе булып торыр иде. Татарстан, федераль органнар белән бергәләшеп, мондый дәреслекне федераль исемлеккә кертсә, бик яхшы булыр иде», - дигән теләген җиткерде Наил Ямалетдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot