Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Наил Мәһдиев: Чаллыда контракт төзүчеләргә өстәмә 200 мең сум түләнә
Контракт буенча Чаллы шәһәреннән хәрби хезмәткә китүчеләргә өстәмә 200 мең сум түләнә. Бу хакта контракт буенча хәрби хезмәткә теләктәшлек буенча «ВСЕ СВОИ» телевизион марафоны кысаларында Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев сөйләде.
«Чаллыда контракт хезмәтенә кабул итү буенча ике пункт эшли. Алар Комсомол һәм Үзәк районнарында урнашкан. Пунктлар барлык кирәкле шартлар белән җиһазландырылган, шул исәптән профессиональ белгечләр белән дә тәэмин ителгән. Документлар тиз һәм оператив рәвештә төзелә. Кандидатка ерак барырга кирәкми – барлык документлар да урында рәсмиләштерелә. Без Чаллыдан хезмәткә китүчеләрне 200 мең сум һәм аннан да югарырак финанс ярдәм белән тәэмин итәбез. Ә контракт буенча хезмәт итәргә китү турындагы карарны кабул иткән ир-атларның гаиләсе безнең карамакка кала – аларга ярдәм итәбез, кайгыртып торабыз», - дип сөйләде Наил Мәһдиев.
Хәрби хезмәткәрләрнең балалары мәктәпләрдә бушлай туклана һәм балалар бакчасына түләүсез йөри. Хәрбиләр үзләре техник һәм матди яктан һәр нәрсә белән тәэмин ителгән.
«Егетләребезнең һәм аларның гаиләләренең тормышын җиңеләйтү өчен барысын да эшлибез», – диде Наил Мәһдиев.
Чаллы мэры балалары туган хәрби хезмәттәге ир-егетләрнең тормыш иптәшләрен яңа туган сабыйлары белән шәхсән үзе бала табу йортыннан каршы алуы турында әйтте. «Мин хәрби хезмәттәге егетләребезнең гаиләләрендә туган 37 сабыйны бала табу йортыннан каршы алдым. Һәр әни миннән котлаулар һәм кулына 100 мең сум алды. Бу Чаллының үз кешеләрен ташламавы турында сөйли. Без һәрвакыт ярдәм иттек һәм ярдәм итүебезне дәвам итәбез», - диде ул.
Наил Мәһдиев шулай ук Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләрне көн саен кайнар ризык белән тукландыручы Чаллы волонтерлары турында да телгә алды. «Бу Чаллылыларның инициативасы иде. Махсус операция башлану белән безнең шәһәрдән волонтерлар Лисичанскига юл тотты һәм бүгенгә кадәр көненә 5 мең порция азык әзерли. Балаларны, картларны һәм ярлыларны ашату – саваплы эш», - диде ул.
Исегезгә төшерәбез, 17 октябрьдә Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм өчен «ВСЕ СВОИ» масштаблы патриотик акция уза. Марафон 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Теләге булган һәркем контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы һәм социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар ала алачак.
Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио» да, «Күңел» радиосы, «Авторадио»да, «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә алалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз