news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Мәһдиев: Ирек Чаллыга килергә вәгъдә биргән иде

Чаллы мэры «Ак Барс Арена»да җеназа вакытында мәрхүмнең гаиләсенең кайгысын уртаклашты.

Наил Мәһдиев: Ирек Чаллыга килергә вәгъдә биргән иде
Салават Камалетдинов

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Кинәт вафат булган Татарстан эшмәкәре Ирек Миңнәхмәтов креатив һәм тәртипле кеше иде, андыйлар сирәк очрый. Бу хакта эшмәкәр белән хушлашу мәрасимендә Автошәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

«Ирек Җәүдәт улы турында үткәндәге итеп сөйләве кыен — яшь, актив, креатив, тормыш сөючән кеше, сүзендә торучан. Без аның белән үлеменә дүрт көн кала гына аралаштык, Чаллы шәһәре өчен уртак эшләр турында сөйләштек. Ул бу атнада килергә, күрешергә вәгъдә бирде, әмма, кызганыч, күрешә алмадык», — диде шәһәр башлыгы.

Ул Миңнәхмәтов гаиләсенең һәм якыннарының кайгысын уртаклашты, бу хәлнең республика өчен зур югалту булуын әйтте.

«Әти-әнисенә сабырлык телим, әтисе Җәүдәт Мидхәтович — республикада хөрмәтле кеше, без аның белән дус, бер-беребезне беләбез. Һәм бу, һичшиксез, гаиләсе, аның хезмәттәшләре, безнең барыбыз өчен дә зур югалту, авыр туфрагы җиңел булсын. Ирек турындагы истәлекләр безнең йөрәкләрдә сакланыр дип уйлыйм. Мондый яшь, төпле, намуслы һәм тәртипле кешеләр, кызганыч, сирәк очрый», — диде ул.

Ирек Миңнәхмәтов 13 мартта Казанда кырыгынчы яшендә кинәт вафат булды.



Галерея: Ирек Миңнәхмәтовны соңгы юлга озату
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100