news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәфисә Минһаҗева: «Зәңгәр күлләр» сазлыкка әверелеп бетәргә мөмкин

КФУ профессоры зур «Зәңгәр күл»нең сазлыкка әверелеп баруына сәбәп булган вакыйга турында сөйләде.

Нәфисә Минһаҗева: «Зәңгәр күлләр» сазлыкка әверелеп бетәргә мөмкин
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева «Зәңгәр күлләр»нең киләчәктә сазлыкка әверелеп бетү куркынычы барлыгы турында әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Нәфисә Минһаҗева «Зәңгәр күл»нең уникаль үзенчәлекләре бик тиз юкка чыга дип белдерде. Шул сәбәпле,күлләрдә су коенмаска өндәде. «Зәңгәр күлләр чагыштырмача яшь күлләр булып саналса да, алар да актив рәвештә сазлыкка әйләнеп бара. Чөнки аларны кулланалар, ә андый очракта уникальлек саклана алмый», — диде ул. 

«Берничә ел элек Казансу елгасын Зур Зәңгәр күлдәге шарлавык тирәсеннән чистартырга уйлап, авыр техника керттеләр. Тик экология белгечләре дә, дәүләт экспертизасы да ул җирлектә туфракның йомшак икәнлеген исәпкә алмаган. Нәтиҗәдә, экскаватор батып калды. Экскаваторны чыгарыр өчен Зур күлдәге суны Казансу елгасына агыздылар», — дип сөйләде Нәфисә Минһаҗева.

Зур «Зәңгәр күл»нең сазлыкка әверелеп баруына да шушы вакыйга сәбәпче, ди белгеч. «Нәтиҗәдә, күлнең дәвалы матдәләре юкка чыкты, Кызыл китапка кергән үсемлекләр һәм хайваннар үлеп бетте. Ягъни, бу зәңгәр күлләрдә генә була ала төрләр бөтенләй юкка чыкты дигән сүз. Күл үзенең зәңгәр төсен югалтты, сазлыкка әверелә башлады», — диде ул. 

Нәфисә Минһаҗева «Зәңгәр күлләр»не сакларга кирәклеген искәртте. «Бу бик аяныч хәл, чөнки без, чыннан да, иң кыйммәтле әйберне сакламыйбыз. Республикада Идел-Кама тыюлыгы һәм «Зәңгәр күлләр» дән дә кадерлерәк нәрсә юк. Бу матурлыкка өстән карап хозурланырга кирәк, астан таптап һәм юкка чыгарып түгел», — диде ул.   

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100