news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Нәфисә Минһаҗева: «Зәңгәр күл»дә су коенуны тыярга кирәк

Нәфисә Минһаҗева сүзләренчә, «Зәңгәр күл»дә туристлар өчен күзәтү мәйданчыклары төзергә кирәк һәм кешеләрне күлгә якын китерергә ярамый.

КФУ профессоры Нәфисә Минһаҗева:  «Зәңгәр күл»дә су коенуны тыярга кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). КФУ профессоры, биология фәннәре докторы Нәфисә Минһаҗева уникаль су объекты булып саналган «Зәңгәр күл»дә су коенмаска, ә сулыкка карап хозурланырга гына өндәде. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

Нәфисә Минһаҗева уникаль күлләрне сакларга кирәк дип саный. «Минем әйткән сүзләрем ял итүчеләргә дә бер дә ошаямаячак. Чөнки урамда +30 градус булганда температурасы +6 градус булган суга сикерү рәхәтлек бирә, дәрт өсти. „Зәңгәр күл“ не кулланырга түгел, аңа карап хозурланырга гына кирәк. Туристлар өчен күзәтү мәйданчыклары төзергә вакыт. Кешеләрне күлгә якын җибәрергә ярамый», — диде ул.  

«Россиянең табигый мирасы» дип аталган китапка Татарстаннан ике генә объект кергән. Берсе — Идел-Кама тыюлыгы, икенчесе «Зәңгәр күлләр». Ягъни, безнең Республикада шушы ике объекттан да кадерлерәк нәрсә юк. Тик бездә «Зәңгәр күлләр»нең табигый кыйммәтен аңлап бетермиләр», — ди Нәфисә Минһаҗева.

Белгеч «Зәңгәр күл»дә машина юган кешеләрне «варварлар» дип атады. «Зур Зәңгәр күлгә кереп туктаган машинаның фотосын миңа җибәрделәр. Бу варварлык, иптәшләр! Әле кыш көне мунчалар да китереп куялар. Рәхәт бит: мунчада эсседә утыралар да, шул пычрак тәннәре белән салкын күлгә сикерәләр. Тик һәр кешенең тәненнән чыккан тир, аммоний суга эләгүе беркемне дә борчымый», — диде ул.

«Күлләрне бары тик рекреация максатыннан гына кулланалар. Әле акваланглар белән чумып, күл төбенә чыршы да куеп йөриләр. Аннары „нигә күлнең тирәнлеге унтугыз метрга гына калган“, „нигә су әкренләп үз төсен югалта“ дип аптырыйлар. Шуңа өстәп, күлдән чиләкләп сульфатлы су ташыйлар. Сульфатлы суны кашыклап кына эчәргә ярый», — ди Нәфисә Минһаҗева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100