news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Музей мөдире Җәлилгә багышланган экспедиция турында: Максат - буыннар бәйләнешен югалтмау

Музей мөдире Җәлилгә багышланган экспедиция турында: Максат - буыннар бәйләнешен югалтмау
Муса Җәлил музей-фатирының "Вконтакте" социаль челтәрендәге төркеме

Казандагы Муса Җәлил музей-фатиры мөдире Нәзирә Фәттахова Казан-Мостафа-Оренбург-Орск маршруты буенча узган экспедициянең максатлары турында сөйләде.

«Бирер өчен илгә җырымны» дип аталган экспедициянең төп максаты - буыннар бәйләнешен югалтмау. Барып күргәннән соң, шул җиргә берегәсең. Муса Җәлилнең нәсел дәвамчыларында бу сизелде. Һәр туктаган җирдә аларны зур кунак итеп кабул иттеләр, кунаклар хөрмәтне сизде. Шул ук хөрмәтне кайтарасы килү теләге туды. Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Михайловна «Шагыйрь һәм музыка» фестиваленә Оренбургны җәлеп итү максатын куйды», - дип сөйләде ул.

Музей мөдире Җәлилнең иҗатын пропагандалау максаты булуын да әйтте.

«Оренбург, Орск музейлары үзләрендә булган материаллардан күргәзмә эшләгән. Алар үзләрендәге байлыкны күрсәтте. Муса Җәлилнең шигырьләре тупланган китапларны сатып алу мөмкинлеге бар иде. Нәсел дәвамчыларыннан автограф алучылар булды. Муса Җәлилнең иҗаты тагын бер тапкыр халыкка җиткерелде», - диде ул.

Музей хезмәткәрләре Муса Җәлил белән бәйле биналарның фотоларын ясап кайткан. «Җәлил белән бәйле биналарның бүгенге рәвешен фотога төшерү дә максат иде. Бик күптән төшергән фотолар бар. Барысын да саклыйбыз», - диделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100